Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. "Техно заводы" ҖЧШнең 2011 елда һәм быелның беренче кварталдагы эшчәнлеге, 2012 елга планнары турында ширкәтнең генераль директоры Андрей Мамонтов чыгыш ясады. Бүгенге көндә предприятиедә 266 кеше эшли, узган ел айлык уртача хезмәт хакы...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
"Техно заводы" ҖЧШнең 2011 елда һәм быелның беренче кварталдагы эшчәнлеге, 2012 елга планнары турында ширкәтнең генераль директоры Андрей Мамонтов чыгыш ясады. Бүгенге көндә предприятиедә 266 кеше эшли, узган ел айлык уртача хезмәт хакы 26000 сум тәшкил иткән. Завод узган ел 90200 тонна продукция эшләп чыгарган, 2,4 миллиард сумлык продукция сатылган. Агымдагы елда ул 25 процентка артачак һәм 3 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов сөйләде. Башка еллардан аермалы буларак, быел Сабантуй 10 июньдә - авыл җирлекләрендә, 11 июньдә район үзәгендә узачак. Шунысын да әйтик, быелгы бәйрәм Зәйдә кырыгынчы Сабантуй булуы белән дә үзенчәлекле. Ә бу, билгеле, бәйрәм программасында да чагылыш табачак. Альберт Илшатович Сабантуйның быел да халыклар дуслыгы бәйрәме буларак һәм күп кенә тамаша-яңалыклар кертеп оештырылачагын белдерде. Тантананың баш өлеше гасырлардан килүче милли бәйрәмебезнең тарихын күзаллау мөмкинлеге бирәчәк, буыннар чылбырының өзелмәвен, халыкның милли рухын чагылдырачак. Мәйдан уртасында ясалма бозлавык урнаштырылачак, анда фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионнары осталыкларын күрсәтәчәк. Прокатка тимераяк алу пункты, акча сугу остаханәсе эшләячәк. Соңгысында тимерчеләр "Зәй Сабантуе - 2012" логотибы белән акча кою процессын күрсәтәчәк. Бәйрәмгә башкаланың танылган ике бию коллективы - "Сәйдәш" һәм "Идел" хореографик ансамбльләре килүе планлаштырыла. Көтмәгәндә хәрәкәтләнә башлаячак сыннар үзе бер гаҗәеп тамаша булыр дип көтелә.
- Башына чигелгән сөлге бәйләнгән агач колга безне барыбызны берләштерүче символ булсын, ә киң мәйдан яңа талантлар ачсын, - диде Альберт Газизҗанов.
Муниципаль районда "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында" ТР Законының (№ 90, 18 ноябрь, 2011 ел) үтәлеше, аерым алганда, күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участогы бирү турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев бәян итте.
Агымдагы елның икенче яртысына матбугатка язылу барышы турында почтамт башлыгы вазифаларын башкаручы Наталья Салмина чыгыш ясады. Әлегә газета-журналларга язылу сүлпән бара. Ул быелның беренче яртысы тиражының 15 процентын гына тәшкил итә. Кызганычка каршы, басмалар арасында "Ватаным Татарстан" һәм "Зәй офыклары" газеталарына язылучылар әлегә аеруча аз. Эш-мәшәкатьләр арасында бу мөһим эшне вакытында башкару кирәклеген онытырга ярамый.
Һәрвакыттагыча киңәшмәдә контрольдә торучы мәсьәләләр дә тикшерелде. Ә алар шактый иде: авылларны тоташтыручы юлларны ремонтлау, авыл җирлекләрендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, шәһәр һәм авылларда волейбол мәйданчыкларын булдыру һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев