Дүшәмбе көнне узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева Рязаньда узган билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегендә I урынны яулаган «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Ангелина Федоровага - премия алуга сертификат, ә аның тренеры Рамил Салиховка район башлыгы Мактау хатын тапшырды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде....
Дүшәмбе көнне узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева Рязаньда узган билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегендә I урынны яулаган «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Ангелина Федоровага - премия алуга сертификат, ә аның тренеры Рамил Салиховка район башлыгы Мактау хатын тапшырды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. ЮХИДИ тарафыннан шәһәр-район халкына электрон хезмәтләр күрсәтү турында инспекция башлыгы Вадим Васильев чыгыш ясады. Агымдагы елның 1 июленнән "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" Федераль Закон көченә керде. Әлеге уңайдан ЮХИДИ эшчәнлегенә кагылган кайбер гамәлләр (транспорт средстволарын теркәү, машина йөртү таныклыгы бирү (алмаштыру), техник күзәтү үткәрү - дәүләт хезмәтләре) башкарганда физик затлардан кайбер документлар соралмыйча, алар тиешле мәгълүмат базаларыннан гына алынырга тиеш. Бу эш ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы (СМЭВ) аша башкарыла. Бүгенге көнгә әлеге системага республика юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең 71 хезмәткәренә керү хокукы бирелгән.
- Безнең ЮХИДИ бүлеге бу системага кертелгән. Кызганычка каршы, ул тулы куәткә эшли алмый, - диде Вадим Васильев.
"Шәһәр көне" һәм "Республика көне" бәйрәмнәрен үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова бәян итте. 30 августта барлык бәйрәм чаралары "Энергия" стадионында көндезге сәгать 12дә башланып, төнгә кадәр дәвам итәчәк. Программа бай һәм үзенчәлекле булыр дип көтелә.
- Бәйрәмне истә калырдай, ныклы әзерлек, югары оешканлык белән үткәрик, - диде Татьяна Воропаева.
Муниципаль районда гражданнар сораштыруын билгеләү һәм үткәрү тәртибе турында район Советының оештыру бүлеге башлыгы Наталья Шакирова сөйләде. Гражданнар сораштыруы - җирле үзидарә эшчәнлегенең бер формасы. Һәм ул билгеле бер тәртиптә уздырыла. Аны үткәрү тәртибе (Положение) район Советы карары (№237, 24 октябрь, 2008 ел) белән расланды. Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча мәгариф идарәсе эшчәнлеге турында идарә башлыгы Гөлчәчәк Галимова чыгыш ясады. Быел мәктәп яны (7 лагерь), хезмәт һәм ял (16) һәм башка төр лагерьларда 2 меңнән артык бала ял иткән, волонтерлык хәрәкәтенә 4 меңнән артык бала тартылган. Киңәшмәдә контрольдә торучы мәсьәләләр - шәһәр-район мәдәният учреждениеләренең җылыту сезонына әзерлеге һәм шәһәрнең шәхси секторында яшәүчеләргә күрсәтелгән хезмәтләр өчен бурычларны бетерү эше турында мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина һәм "ВодоканалСервис" - "Зәй-Водоканал" АҖнең Зәй филиалы директоры Наил Муллин хисап тотты. Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, алда торган бурычлар һәм бу атнада хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә тукталды. Аерым алганда, ул күпфатирлы йортларда капиталь ремонтны, балалар бакчаларын төзекләндерүне төгәлләү, юллар, тротуарлар ремонтлау һ.б. мәсьәләләргә тукталды, бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев