4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү өчен республика дәүләт телләрендә сайлау бюллетененең текстын раслады. Сайлау бюллетененә 5 кандидат алфавит тәртибендә куела. Мәгълүм булганча, аларның 4се - сәяси партияләрдән, 1се - үз-үзен тәкъдим итүче. Сайлауларга кагылышлы үзгәрешләр бармы, районда аңа әзерлек барышы ничек? Бу...
4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү өчен республика дәүләт телләрендә сайлау бюллетененең текстын раслады. Сайлау бюллетененә 5 кандидат алфавит тәртибендә куела. Мәгълүм булганча, аларның 4се - сәяси партияләрдән, 1се - үз-үзен тәкъдим итүче. Сайлауларга кагылышлы үзгәрешләр бармы, районда аңа әзерлек барышы ничек? Бу уңайдан без район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Линүзә Халиковага мөрәҗәгать иттек.
- "Россия Федерациясе Президентын сайлау турында" Федераль Законга һәм Россия Федерациясе Конституциясе регламентына нигезләнеп, 2012 елның 4 мартына Президент сайлаулары билгеләнде. Бу сәяси кампаниягә Россиядә, шул исәптән районда да җитди әзерлек бара. Мәгълүм булганча, сайлаулар турындагы законга берничә үзгәреш кертелде. Беренчедән, ул Президентны нинди срокка сайлау белән бәйле, ягъни без хәзер ил башлыгын элеккечә 4 елга түгел, ә 6 елга сайлыйбыз. Һәм Президент булып сайланучының икенче срокка сайлану мөмкинлеге дә бар. Димәк, закон буенча бер үк кеше ил башлыгы булып 12 ел тора ала. Икенчедән, сайлауларга кертелгән үзгәрешләр буенча, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең хокуклары киңәйтелде. Әгәр физик мөмкинлеге чикләнгән сайлаучы кәгазь бюллетеньгә һәм аның электрон вариантына үз тамгасын мөстәкыйль төстә сала алмаса, аңа башка кеше ярдәм итә ала. Әмма ул сайлау комиссиясе әгъзасы булырга тиеш түгел.
Моннан тыш, сайлаулар барышын контрольдә тоту максатында яңа эш формасы күздә тотыла. РФ Премьер-министры Владимир Путин тәкъдиме белән һәр сайлау участогына икешәр видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылачак. Районда бу эш башланды. Һәр участокка 2 видеокамера куелачак. Бездә барлыгы 69 сайлау участогы исәпләнә, шуларның 44е - авылларда. Хәзер һәр сайлаучы үзенең сайлау исемлегендә булу-булмавын белешә, үзе турындагы мәгълүматны тикшерә ала. 4 мартта яшәү адресы буенча сайлау участогына килә алмаучылар, 12 февральгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә килеп, исәптән төшерү таныклыгын ала ала. Ә инде 13 февральдән 3 мартка кадәр мондый таныклыклар участок сайлау комиссияләрендә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев