5 октябрьдә физкультура-сәламәтләндерү комплексында хәрби-спорт уеннары буенча «Аҗаган-2011» республика ярышларының төбәк этабы үтте. Анда 5 район җыелма командасы финал уеннарында катнашу хокукы алу өчен көрәште. - "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарының төбәк ярышлары безнең шәһәрдә әле беренче тапкыр гына уздырыла. Шуңа күрә без аның тиешле дәрәҗәдә оештырылуына аеруча зур игътибар бирдек. Ату...
5 октябрьдә физкультура-сәламәтләндерү комплексында хәрби-спорт уеннары буенча «Аҗаган-2011» республика ярышларының төбәк этабы үтте. Анда 5 район җыелма командасы финал уеннарында катнашу хокукы алу өчен көрәште.
- "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарының төбәк ярышлары безнең шәһәрдә әле беренче тапкыр гына уздырыла. Шуңа күрә без аның тиешле дәрәҗәдә оештырылуына аеруча зур игътибар бирдек. Ату урыны, корал җыю, эстафета ярышларының бер урында үткәрелүен, командаларга уңайлылык тудыруны күз уңында тоттык, - ди оештыручыларның берсе, 7нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Булат Садретдинов.
Ярышларда катнашу өчен шәһәребезгә Ютазы, Мөслим, Лениногорск, Бөгелмәдән җыелма командалар килде. Мәсәлән, Мөслим районының "Гранит" командасы узган уку елында республикакүләм финал ярышларында катнашып ату буенча призлы урын алуга ирешә. Җитәкчеләре Владимир Лесков быел да сынатырга исәбебез юк, ди.
"Аҗаган-2011" ярышларын ачу тантанасында командаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, хәрби комиссариат башлыгы, ярышларның баш хөкемдары Айрат Әгъләмҗанов сәламләде. Алар кече яшьтән үк илебезнең чын патриотлары булып үсүче яшь буынны киләчәктә дә авырлыклар алдында югалып калмаска чакырдылар.
Тантаналы өлештән соң 6 егет һәм 3 кыздан торган командалар үз-үзләрен тәкъдим итеп чыгыш ясады. Анда Зәйнең "Застава" клубында шөгыльләнүче егет- ләр дошман белән күзгә-күз очрашканда ил сакчысы үзен ничек тотарга тиешлеген тасвирлады, көрәш алымнарын күрсәтте. Ә стройга тезелеп, тигез атлап, рапорт бирү буенча Лениногорск шәһәре егет-кызларына тиңнәр булмады. Аларның чын хәрбиләрчә төгәл хәрәкәтләрен солдат тормышын үз җилкәләрендә татыганнар да сокланып күзәтте. Төз ату буенча, спорт ярышларында җитезлектә Бөгелмәнең "Факел" командасы беренчелекне бирмәде. Шулай ук һәр команда Калашников автоматын сүтеп-җыюда, химик-бактериологик зарарланудан саклану алымнары, хәрби теоретик белем дәрәҗәсе, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә сынашты.
"Аҗаган-2011" эстафета ярышлары белән тәмамланды. Гомуми исәп буенча беренче урынга бөгелмәлеләр лаек булды. Моның белән алар республика финал ярышларында катнашу хокукын алды. Икенче урынга - лениногорскийлылар, өченчегә зәйлеләр чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев