Спорт

Алмашка яшьләр килә

Районыбызның Аксар, Югары Пәнәче, Чыбыклы, Сармашбаш авыллары - көрәшчеләргә бай төбәк. Соңгы ике авыл бил алышучылары район данын республикада, Россиядә яклап, уңышлы чыгыш ясый. Күптән түгел милли көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан Сармашбаш авылы егетләре Радик Сәлахов белән Айзат Кашапов бронза медаль белән кайтты. Бер ай элек Радик Урал кубогына Бөтенроссия...

Районыбызның Аксар, Югары Пәнәче, Чыбыклы, Сармашбаш авыллары - көрәшчеләргә бай төбәк. Соңгы ике авыл бил алышучылары район данын республикада, Россиядә яклап, уңышлы чыгыш ясый. Күптән түгел милли көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан Сармашбаш авылы егетләре Радик Сәлахов белән Айзат Кашапов бронза медаль белән кайтты. Бер ай элек Радик Урал кубогына Бөтенроссия турнирында җиңү яулаган иде. Сармашбаш егетләре көрәшле авыл традициясен саклап, үр артыннан үр яулый.

Бер нәрсә дә буш урында тумый, спортчыларның уңышларында аларның үҗәтлеге, үз-үзләрен аямый шөгыльләнүе, тренерлар Илсур Зыятдинов белән Сирень Сәлаховның тынгысыз хезмәте ята. Авыл спортчыларының уңышларына "Сармаш" бүлекчәсе җитәкчесе, татарның милли спорт төренә җаны-тәне белән гашыйк, авылда, районда аны үстерүгә зур көч куючы Азат Хәйруллин аеруча шат. Ул - Сирень Сәлахов белән Илсур Зыятдиновны да көрәш серләренә төшендергән остаз, тренерларның тренеры. Кыскасы, авылда тулы бер буын көрәшеп үсте. СССРның спорт осталары - бертуган Минһаҗевлар, Рафис Сабитов салган эз дәвамлы: батырларга лаеклы алмаш бар.

-Азат абыйның авыл көрәшчеләре өчен җан атуы, мөмкинлекләр тудыруы, стимул булырдай кызыксындыру чаралары табуы безне канатландыра, җиңүләргә әйди, - ди егетләр.

Кайсы авылда әле көрәш келәмнәре бар? Шартлар тудыру, кайгырту, игътибар - көрәшчеләр өчен күп нәрсә. Шул рәвешле Сармашбашта көрәшчеләрнең буыннар чылбыры өзелми. Айзат белән Радик милли һәм билбаулы көрәштән дә уңышлы чыгыш ясый. Айзат - "Зәй" спорт мәктәбендә инструктор, Радик - Түбән Кама нефтехимия колледжы студенты. Ул өч мәртәбә яшьләр арасында билбаулы, милли көрәштән Татарстан беренчелекләрендә, билбаулы һәм милли көрәштән Россия беренчелегендә, билбау көрәшеннән Россия кубогына ярышларда чемпион булды, билбаулы көрәштән Дөнья беренчелегендә II урын алды.

-Дөнья беренчелегендә пьедесталга менгәндә иң беренче күз алдыма туган авылым килеп басты, - ди Радик.

Айзат Татарстанның "Авыл яшьләре" VI җәйге спорт уеннарында милли көрәш буенча чемпион исемен алды. Ике мәртәбә каһарман шагыйрь Муса Жәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына узган турнирлар призеры булды. Билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә II урынга, Бөтенроссия турнирында бронза медальгә лаек булды.

Сәлаховлар - Сармашбашта спортчы гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы - тренер, Ләйсәнгә армспорт буенча районда тиңнәр юк. Уллары Рөстәм, абыйсы кебек, кечкенәдән көрәш белән мәшгуль.

Кашаповлар гаиләсендә өч бертуган Айзат, Айдар, Азат та кечкенәдән көрәш белән мавыга. Бу мавыгу Айзатны хезмәт юлын да шул юнәлештә сайларга этәрде. Энеләре абыйлары грамоталары, медальләре янына үз медальләрен өсти бара.

Әлеге ике гаилә авылда үрнәк гаиләләрдән санала. Спорт чемпионнары үскән йортларның капкаларын ачып керүгә, балаларның ни белән шөгыльләнгәннәрен чамаларга мөмкин: коймаларга кәшәкә, чаңгы, чана сөялгән. Үзләре ясаган турник тирәсендә нинди генә спорт җиһазы юк. Шар да сугалар, туп та тибәләр, чаңгы киеп басу-кырлар да иңлиләр. Әлеге гаиләләрдә хезмәт тәрбиясенә игътибар зур. Хезмәт белән уен-шөгыль аралаштырып алып барыла. Егетләр - әтиләренә хуҗалык эшләрендә төп таяныч.

-Үргә печән чүмәләсе күтәреп менү тын юлын ача, йөге-йөге белән утын кисеп яру көч-куәтне арттыра, - ди Айзат.

Айзатны бүлекчә җитәкчелеге язгы кыр, урып-җыю эшләренә махсус чакыртып ала. Спортчы комбайн штурвалы артында да сынатмый. Спорт белән хезмәтне үз иткән ир-егет беркайчан югалмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алмашка яшьләр килә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт