Спорт

Авыл җирлекләре волейболда көч сынаша

16 ноябрьдә Сармашбаш, Бигеш, Сәвәләй авыл мәктәпләре спорт залларында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында волейбол буенча район беренчелегенә зона уеннары узды. Ярышларда 11 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча беренче зонада Бохарай командасы - I, Сармашбаш - II, Югары Мәлем - III, Ал. Бистәсе IV урында. Икенче зонадан Югары Пәнәче командасы җиңүче булды....

16 ноябрьдә Сармашбаш, Бигеш, Сәвәләй авыл мәктәпләре спорт залларында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында волейбол буенча район беренчелегенә зона уеннары узды. Ярышларда 11 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча беренче зонада Бохарай командасы - I, Сармашбаш - II, Югары Мәлем - III, Ал. Бистәсе IV урында. Икенче зонадан Югары Пәнәче командасы җиңүче булды. Бигеш - II, Кадер III урынга лаек дип табылды. Өченче зонадан сәвәләйлеләргә тиңнәр юк, Чыбыклы командасы - II, Якты Күл III урында. 23 ноябрьдә "Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында Сәвәләй, Чыбыклы, Югары Пәнәче, Бигеш, Бохарай, Сармашбаш командалары финал ярышларында көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Авыл җирлекләре волейболда көч сынаша
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт