Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага 436 көн калды. Россия тарихында дөнья күләмендә истә калырлык, 170 илдән 13500 спортчы һәм делегация вәкиле катнашында узачак уникаль спорт вакыйгасына әзерлек торышы ничек? Нинди спорт корылмалары файдалануга тапшырыла һәм тапшырылачак? Бу җәһәттән "Казан - 2013" башкарма дирекциясе, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары...
Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага 436 көн калды. Россия тарихында дөнья күләмендә истә калырлык, 170 илдән 13500 спортчы һәм делегация вәкиле катнашында узачак уникаль спорт вакыйгасына әзерлек торышы ничек? Нинди спорт корылмалары файдалануга тапшырыла һәм тапшырылачак? Бу җәһәттән "Казан - 2013" башкарма дирекциясе, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгы белән бергә, республика һәм Россиянең ике дистә татар газетасы өчен махсус пресс-тур оештырды. Аңа "Зәй офыклары" газетасы журналисты да чакырылды. Бу очраклы түгел: Зәй - спортлы шәһәр: бездә билбау көрәше, чаңгы, гер спорты ныклы үсеш алып килә. Район ТР яшьләре II кышкы спартакиадасы кысаларында узган спорт ярышларында җиңү яулады.
Спортның 27 төрен үз эченә алган Универсиада 2013 елның 6-17 июлендә үтәчәк. Алар - җиңел атлетика, йөзү, нәфис гимнастика, өстәл теннисы, баскетбол, суга сикерү, фехтование, футбол, дзюдо, спорт гимнастикасы, волейбол, теннис, су полосы, пуля белән стендка ату, синхрон йөзү, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэда ишү, авыр атлетика, чирәмдәге хоккей, пляж волейболы, спорт көрәше, самбо, шахмат, бадминтон, регби -7, билбау көрәше. Соңгы 5 спорт төре буенча ярышлар Универсиадага беренче мәртәбә кертелде. Мөселман илләренең төрле колориты, алымнары кергән билбау көрәшендә татар-башкорт төсмере, көрәш ысуллары да бар. Әлеге көрәштә якташларыбыз Дөнья чемпионы Регина Салихова, Сармашбаш егете, Россия чемпионы, Дөнья призеры Радик Сәлахов та катнашыр дип көтелә. Димәк, Универсиадага Зәй дә берникадәр мөнәсәбәтле.
Универсиада уздыруда 64 спорт корылмасы файдаланылачак, шуның 36сы махсус төзелә. Замана таләпләренә җавап бирүче 27 спорт комплексы файдалануга тапшырылды инде. Без - пресс-турда катнашкан журналистлар өчен башкала һәм Казан Кремле буйлап сәяхәт оештырылды, иң яхшы кунакханәләрдән урын бирелеп, мөһим саналган яңа ачылган һәм ачылачак спорт корылмаларына сәяхәт кылып, алар белән якыннан таныштык, спорт сөючеләр белән аралаштык. Без пресс-турда булганда FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) вәкилләре Универсиада спорт корылмаларының әзерлеген тикшереп, бәяләп йөргән көннәргә туры килде.
Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы 45 мең урынга исәпләп төзелүче яңа футбол стадионында узачак. Спорт объектлары белән таныштыру Казанка елгасы ярында төзелеп килүче стадионнан башланды. Урын сайлаганда биләмәнең матурлыгы, төрле транспортта килә алу мөмкинлеге исәпкә алынган. 32 гектарлы әлеге стадионны "Интэк" ҖЧШ төзи. Ике ел элек аңа нигез ташын салуда Россия Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин катнашты. Биредә эш тәүлек буе алып барыла, 70 процент эш башкарылган инде, ул ел ахырына файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Урындыклар, Татарстан флагы кебек рәт-рәт кызыл, сары һәм яшел төстә булачак. Биредә 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты да узар дип көтелә. Стадион түбәсе кувшинны хәтерләтеп, ул кыр-кырдан ябулы, ә үзәге ачык калачак.
Чираттагы объект - А. И. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының "Олимп" спорт комплексы. Ул - Россия спорт комплексының иң яхшы биш объектының берсе. Аңа бассейн, спорт комплексы, футбол стадионы керә. Универсиадада "Олимп"та су полосы һәм баскетбол буенча ярышлар, футбол буенча тренировкалар узачак. Бассейн Европада иң яхшылардан санала, ул ярышлар югары дәрәҗәдә үтсен өчен заманча инженерлык һәм спорт инвентаре белән җиһазланган. "Олимп"та баскетбол, гандбол, җиңел атлетика, бокс, каратэ, бадминтон, футбол, ушу, мини-футбол, су полосы, йөзү буенча университет командалары, студентларның уку-тренировкалары, спорт мәктәпләренең шөгыльләре уза, Казан халкы да килеп шөгыльләнә. Инвалидлар өчен биредә спорт- сәламәтләндерү шөгыльләре үтә. Биредә баскетбол буенча бөтенроссия ярышлары, гандбол буенча турнирлар, йөзү һәм су полосы буенча республика, халыкара, бөтенроссия ярышлары, футбол буенча чемпионатлар үтә. "Олимп" баскетбол командасы - соңгы елларда Казан югары уку йортлары арасында лидерлар рәтендә. Без биредә булганда команда Мәскәүдә Россия чемпионатында иде.
Шәһәрнең үзәге, тарихи урынына урнашкан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршындагы "Төзүче" спорт комплексы - ике ел элек Владимир Путин катнашында ачылган объектларның чираттагысы. Ул да ачылган көннән киң кулланылышта. Биредә университет студентлары, спорт мәктәпләреннән малай-кызлар, башкала халкы (7 меңгә якын кеше) волейбол, баскетбол, бокс, авыр атлетика, гер күтәрү, милли көрәш һ.б. спорт төрләре белән шөгыльләнә. Милли көрәш секциясен спорт мастеры Марат Әхмәдиев алып бара, аның кулы астында шөгыльләнүче көрәшчеләр республикакүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясый.
"Буревестник" йөзү бассейны - 2011 елның көзендә ачылган объектларның берсе. Әлеге объект белән танышыр алдыннан без "Синтез" клубы баш тренеры, Универсиада илчесе, Россия ватерполчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры, 2 мәртәбә Олимпиада призеры Ирек Зиннуров белән аралаштык. Илче буларак, ул Универсиадага әзерлек, аның үтүенә зур җаваплылык тоя. Һәр участокта студентлар спортын, волонтерлар хәрәкәтенә булышырга, аларны үстерергә тиешбез, ди ул. Универсиадада Россия командасының уңышларына булуына зур өметләр баглый илче.
"Буревестник" йөзү бассейны директоры урынбасары - якташыбыз Марат Юнысов без - журналистларны объект буйлап йөртеп, буе - 52, иңе 25 метр булган бассейн, спортзал, универсаль зал белән таныштырды. Соңгы зал - волейбол, баскетбол уеннары өчен. Бассейн иртәнге 6дан төнге 9 сәгать 30минутка кадәр эшли. Биредә Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студентларының уку-тренировкалары уза, спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, спорт сөючеләр дә шөгыльләнә, инвалидлар өчен исә махсус керү урыны көйләнгән. Биредә күрше-тирә республика командалары өчен дә җыеннар оештырыла. Зәй студентлары бассейнга күпләп йөри, бу шәһәрдә елга, спортка игътибар булу нәтиҗәсе, ди Марат Юнысов. Бассейнда акустика яхшы: 1 мең кешелек тамаша залы, видеоэкран һәм комментатор кабинасы бар. Универсиада көннәрендә биредә су полосы буенча ярыш үтәчәк.
Шунысына игътибар иттек, соңгы елларда файдалануга тапшырылган спорт объектларында олысы-кечесе спорт белән шөгыльләнә. Араларында 7-8 һәм 70-80 яшьлекләре дә бар. Бу - бар халык спорт белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырыла, сәламәт яшәү рәвешенә тартыла, тормыш сыйфаты күтәрелә дигән сүз. Болар белән бергә тапшырылган объектларның нәтиҗәле эшләве тәэмин ителә. Кыскасы, Казанда сәламәтлек бишьеллыгы игълан ителү - уңай үрнәк. Тагын шунысы куанычлы, төзелгән спорт объектлары Универсиададан соң башкалабызның югары уку йортлары балансларына күчереләчәк. Гомумән, Универсиада алдыннан шәһәребез яңа спорт корылмалары белән тарихи йөзен үзгәртә.
Кабан күле буенда урнашкан спортның суда ишү төрләре үзәге Идел буе физик культура, спорт академиясе студентлары өчен уку-тренировкаларга төзелгән объектларның чираттагысы. Әлеге үзәккә ишү дистанциясе, старт бирү, финиш зоналары, трибуналар, финиш вышкасы һәм спорт трассасы тирәсендәге велосипед юлы һ.б.лар керә. Спортчыларның тренировкалары үзәктән Кабан күленә күчерелгән иде, шуңа ишкәкчеләр белән аралаша алмадык. Үзәк директоры үзе дә академик ишү буенча дөнья чемпионы булган Андрей Феоктистов әлеге Универсиада объекты, спортчылар турында тулы мәгълүмат биреп, үзәккә кергән корылмалар белән якыннан таныштырды. Универсиадада биредә академик, байдаркаларда һәм каноэда ишү ярышлары узачак.
Бездә пресс-тур программасына кергән Универсиада авылы аеруча соклану хисе тудырды. Өч ел элек төзелә башлаган авылда (1нче һәм 2нче класстер копуслары) 40 илдән 6 меңгә якын студент яши. Аларны урнаштырганда FISU тәкъдим иткән аккредитация үткәрү формасы сыналган. Меңнән артык студент 8 сәгатьтә урнаштырылган. Бу - безнең өчен Универсиадага әзерлекне сынау булды, чөнки уеннар вакытында көн саен авылга 5 меңгә якын кеше урнаштырылачак. Барлык кыенлыкларга әзер булу өчен авыл персоналы һәм волонтерлар һәрдаим өйрәнүләр уза. Өченче класстер корпусларын Идел буе физик культура, спорт академиясенә тапшыру планлаштырыла. Универсиада авылында Халыкара мәгълүмат үзәге төзелә. Биредә академиянең укыту-лаборатория корпусы урнаштырыла. Авылда эчке тәртип кагыйдәләре үтә кырыс, студентлар арасында социаль-тәрбия эшләре актив алып барыла. Һәр тарафта - чисталык, тәртип, өмәләр еш оештырыла. Биредә уңайлы яшәү шартлары тудыру белән бергә тулы инфраструктура формалаштырыла. Бу эштә чит илләрнең уңай тәҗрибәсе дә күздә тотыла. Биредә яшәүчеләр өчен яңа автобус маршруты булдырылган. Әлеге авылны йорт түбәсенә менеп карадык: гаҗәеп манзара! Универсиада барган көннәрдә ул кайнап торачак. Без биредә студентларның яшәү шартлары белән якыннан таныштык. Пресс-турда безгә "Казан - 2013" башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Азат Кадыйров, волонтерлар белән эшләүче бүлек башлыгы Татьяна Никулинаның Универсиаданы тәкъдим итүендә катнашырга туры килде. Алар уеннарга әзерлек барышы, аны үткәрү, волонтерлар хәрәкәте турында сөйләделәр, журналистлар сорауларына җавап бирделәр. Универсиадага төрле илләрдән 20 мең волонтер җәлеп ителәчәк. Татьяна Никулина әйтүенчә, волонтерлар булырга теләүчеләр саны16 меңнән арткан. Башкалада оештырылган мәдәни һәм спорт чараларында Универсиада волонтерлары актив катнаша. Соңгы ике елда алар Казанда үткән йөздән артык спорт чарасын оештыруда булышлык итте. Ярышка әзерлек кысаларында "Казан 2013" башкарма дирекциясенең волонтерларны укыту программасына игътибары зур. Ике ел элек көзен Универсиада авылы базасында халыкара волонтерлар лагере оештырылган. Ул үз эченә семинарлар - мастер-класслар, спорт һәм мәдәни чараларны алган. Пресс-турда безгә волонтерлар белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылды. Аларның һәрнәрсәдән хәбәрдар, булышырга әзер торулары, инициативалы булулары безне сокландырды.
Пресс-тур без - журналистларга Универсиада, аңа әзерлек эшләре буенча шактый мәгълүмат бирде. Уенга дип төзелгән корылмалар кулланыла, яңалары сафка баса бара. Спорт объектларында тест ярышлар уза. Казан кайный: Универсиада белән яши, Универсиада белән яна...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев