Спорт

Бердәмлектә – көч!

Узган шимбәдә мәктәп укучылары арасында "Президент ярышлары" дип аталган Бөтенроссия спорт уеннарының муниципаль туры үтте. Авыл мәктәпләре командалары - Түбән Биш, Сәвәләй, Яңа Спас, Сарсаз-Багражда, ә шәһәр мәктәпләре командалары 4нче мәктәп спорт залында көч сынашты. Үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, укучыларны спортка тарту, иң яхшы әзерлекле балаларны ачыклау, аларны бер-берсе...

Узган шимбәдә мәктәп укучылары арасында "Президент ярышлары" дип аталган Бөтенроссия спорт уеннарының муниципаль туры үтте. Авыл мәктәпләре командалары - Түбән Биш, Сәвәләй, Яңа Спас, Сарсаз-Багражда, ә шәһәр мәктәпләре командалары 4нче мәктәп спорт залында көч сынашты.

Үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, укучыларны спортка тарту, иң яхшы әзерлекле балаларны ачыклау, аларны бер-берсе өчен җан ату, бердәмлеккә өндәү максатында оештырылучы бу спорт бәйгесе районда 2009 елдан оештырыла. Соңгы ике елда безнең укучылар район данын республика күләмендә яклады. Узган ел 7нче мәктәп командасы Татарстанда IV урын алды. Ә егетләр арасында Артур Хәйруллин, бөтен төр спорт уеннары буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, абсолют җиңүче булды. Быел да егет-кызларның сынатырга исәбе юк. Иң башта "Президент ярышлары" һәр мәктәптә үткәрелде һәм иң лаеклы дип табылган сыйныф командасы муниципаль турга чыкты. Ярышларның үзенчәлеге шунда - биредә мәктәп буенча җыелма команда тупланмый, ә иң югары күрсәткечләргә ия булган сыйныф командасы сайлап алына. Баш судья Хәким Камалетдинов әйтүенчә, һәр сыйныфның үз нормативы бар, шуңа күрә кечкенә сыйныфларда укучылар өлкән сыйныфтагылардан калыша дигән шик тумый.

- "Президент ярышлары"ның нигезендә бер коллективта яшь буынны бердәм җиңүгә омтылдыру ята. Командада артта калучыны яхшы күрсәткечләргә ирештерү өчен аңа башкаларның ярдәм итүе, спорт белән бердәм шөгыльләнү таләп ителә. Ә исеменә килгәндә, бу, чыннан да, Президент инициативасы белән бәйле. Дмитрий Медведев тәкъдиме белән спорт турында закон кабул ителгәч, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә, менә шундый ярышлар үткәрү проектын әзерләде. Илдә ул 2003 елдан гамәлгә керде, - ди баш судья.

Шәһәр мәктәпләре арасында ярышта 8 команда катнашты. Егетләр турникта күтәрелү, кызлар яткан килеш гәүдәне кул көче белән күтәрүдә көч сынашты. Шулай ук эч мускулларын ныгыту (пресс), ераклыкка сикерү, утырган килеш мөмкин кадәр алга бөгелү, 10 метрлы арада йөгерү (челночный бег) дә бик җанлы үтте. Ә иң кызыклысы, мөгаен, күңелле стартлар булгандыр. Һәр команда әгъзасы бер-берсе өчен чын күңелдән җан атып узышты. 4нче мәктәпнең IX "а" сыйныфы укучылары (тренерлары Алексей Ревин) физик яктан әзерлекле булуларын дәлилләде. Командалар арасында алар иң югары күрсәткечләргә иреште.

- Бу сыйныфны "Президент ярышлары"нда катнаштыру очраклы түгел. Араларында каратэ һәм спортның башка төрләре буенча уңышларга ирешүчеләр бар, - ди тренер.

Өстәвенә, әлеге сыйныфтан Алинә Йосыпова - физкультура буенча олимпиада җиңүчесе. Ул бу ярышларга да җитди әзерләнүен әйтте.

Шулай итеп, муниципаль тур нәтиҗәләре буенча 4нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары - I, 3нче мәктәпнең VII сыйныфы - II, 7нче мәктәпнең X сыйныфы III урын алды. Шәхси күрсәткечләр буенча егетләрдән Җәлил Сәфәргалиевка (7нче мәктәп), кызлардан Алинә Хөснетдиновага (татар гимназиясе) тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бердәмлектә – көч!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт