Спорт

Безнең егетләргә тиңнәр юк

Районда гер спорты үсеш алып килә. Гер күтәрүчеләребез республикада да танылып килә. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен әллә нинди җиһазлар, мөмкинлекләр дә кирәк түгел. Иң мөһиме - теләк булу зарур. Гер күтәрү белән шөгыльләнү үзәге булып районда "Яшьлек" боз сарае тора. Яшь буынга гер күтәрү остасы, Дөнья призеры Рафис...

Районда гер спорты үсеш алып килә. Гер күтәрүчеләребез республикада да танылып килә. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен әллә нинди җиһазлар, мөмкинлекләр дә кирәк түгел.

Иң мөһиме - теләк булу зарур.

Гер күтәрү белән шөгыльләнү үзәге булып районда "Яшьлек" боз сарае тора. Яшь буынга гер күтәрү остасы, Дөнья призеры Рафис Гатин остазлык итә. Бу спорт төре Сәвәләй мәктәбендә һәм политехник колледжда да үсеш алып килә. Сәвәләйдә аның белән тулы бер команда шөгыльләнә. Гер күтәрү серләренә аларны Анатолий Слепцов өйрәтә. Политехник колледжда исә яшүсмерләр белән Дамир Каюмов шөгыльләнә.

Зәйдә гер спорты белән шөгыльләнүчеләр саны артуын спорт-сәламәтләндерү үзәгендә узган район беренчелеге дәлилли. Анда Якты Күл, Югары һәм Сарсаз-Баграж, Югары Пәнәче, Кадер мәктәп-ләреннән дә командалар бар иде. Ярышлар яшүсмерләр һәм кызлар арасында төрле яшьләр арасында аерым оештырылып, анда 60тан артык яшь спортчы көч сынашты.

"Яшьлек" боз сараенда шөгыльләнүче Ләйсән Галиуллина бу спорт төре белән күптән түгел генә мавыга башлаган.

- Моңа кадәр йөзү белән шөгыльләндем. Үземне гер күтәрүдә дә сынасым килде. Тренерым Григорий Асанов, бер ай гына шөгыльләнүемә карамастан, шактый бу спорт төре серләренә төшендерде, - ди кыз.

Ә менә Кадер командасы данын яклаган Әхмәт егете Андрей Барсуков гер күтәрү белән өендә шөгыльләнә. Нәтиҗәсе дә юк түгел: ул күптән түгел Югары Осланда узган Татарстан чемпионатында -II, республика мәктәп укучылары спартакиадасында III урын алды. Сәвәләйдән Андрей Брагин бу спорт төренә фанатларча бирелгән. Ул - гер күтәрү буенча Татарстан чемпионы. Данил Рябов исә Югары Осланда узган Татарстан чемпионаты призеры. Егетләр остазлары Анатолий Слепцовка рәхмәтле.

- Безнең уңышларыбызда аның тынгысыз хезмәте ята, - ди алар.

Гер күтәрүчеләрдән көчле, җитез булу, техниканы белү кебек сыйфатлар сорала. Яшүсмерләрнең кайберләре шактый шомарган, кулларында герләрне уйнаталар гына. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү авырлыкларында Дмитрий Уразайкин (политехник колледж), Андрей Меньшиков (Югары Баграж), Аркадий Брагин (Сәвәләй), Андрей Барсуков (Кадер), Артем Черкасов (Сәвәләй), Айнур Гатин (колледж), Иван Пляшев (Сәвәләй), Владимир Горбунов (Сәвәләй), Павел Шевченко (Сәвәләй), Дамир Сәүбәнов ("Яшьлек" спорт мәктәбе), Диана Рафаиловна ("Яшьлек") - җиңүче. Иң яшь гер күтәрүче - Сәвәләйдән Артемий Рябов. Беренчелектә җиңүчеләр апрель аенда Казанда узачак республика беренчелегендә үзләрен сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Безнең егетләргә тиңнәр юк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт