Спорт

Бил алышучыларга хөрмәтле булды

Элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры үткәрү традициягә әйләнде. 28 гыйнварда спорт-сәламәтләндерү үзәгендә шундый дүртенче ачык турнир зур оешканлык белән узды. Анда Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Сарман көрәшчеләре катнашты. Алар - Россия чемпионнары, Татарстан призерлары. Турнирга ТР Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев, район җитәкчелеге, Ринат Фәрдиев белән...

Элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры үткәрү традициягә әйләнде. 28 гыйнварда спорт-сәламәтләндерү үзәгендә шундый дүртенче ачык турнир зур оешканлык белән узды. Анда Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Сарман көрәшчеләре катнашты. Алар - Россия чемпионнары, Татарстан призерлары. Турнирга ТР Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев, район җитәкчелеге, Ринат Фәрдиев белән эшләгән җитәкчеләр, спорт ветераннары, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләрдән көрәшчеләр, укучылар җыелды. 170тән артык көрәшче ике келәмдә 17 үлчәү авырлыгында бил алышты.

Ярышны район башлыгы Татьяна Воропаева ачып, Ринат Фәрдиевнең районда спортны, шул исәптән милли көрәшне үстерүгә керткән өлеше, аның истәлегенә узучы турнирның традициягә әйләнүе, энесе Илшат Фәрдиевнең дә спорт җанлы булып, абыйсы эшен дәвам итүенә тукталды. Әлеге матур турнир - эстафетаның озак еллар дәвам итәчәген белдерде ул.

Илшат Фәрдиев абыйсы Ринат Шәехович истәлегенә узучы ярышларда катнашуына бик шат иде. Ул әлеге турнирны үткәрүгә 130 мең сум акча белән булышлык итте. Алга таба бу турнирны оештыру, үткәрүгә Фәрдиевлар гаиләсе спонсорлык итәчәк, көрәш мәйданында уңышлар сезгә, диде ул чыгышында. Зал көчле алкышларга күмелде.

Ярышларның баш хөкемдары Азат Хәйруллин Ринат Фәрдиевнең милли көрәш өчен җан атып йөрүе, Сабантуйларда көрәш мизгелләрен халык белән бергә, баш батыр өчен барган көрәшне үзе чыгып көрәшердәй булып күзәтүе, җиңүчеләрне иңнәреннән кочып бүләкләве турында җылы итеп сөйләде. Кунаклар, спортчылар Ринат Шәеховичны бер минут тынлык белән искә алды.

Көрәшне 25 килограмм үлчәү авырлыгындагылар башлады. Әлеге авырлыкта Югары Мәлемнән Булат Талиповның тәүге мәртәбә бил алышуы иде, беренче әйләнештә үк ул үзенең өметле көрәшче булуын күрсәтте.

Бил алышка татар гимназиясе, Чыбыклы, Югары Пәнәче, өлкәннәрдән Сармашбаш командалары яхшы әзерлек белән килде. Һәр үлчәү авырлыгында көрәш киеренке барды. Тренерларның эшлә, эшлә, әйләндереп сал, дигән сүзләре ишетелеп торды. Ветераннар Шамил Сәлахов, Максим Васильев, Раиф Сәхабетдинов, Рим Мингалиннар өметле көрәшчеләр, матур алымнар белән бил алышучыларны күңелләренә салды. Мондый турнирларда яшьләрне рухландырып, киңәшләрен бирүчеләр дә алар. Көрәш барган арада баш хөкемдар урынбасары Илсур Зыятдинов белән сөйләшәбез.

- Районда милли көрәш үсеш алып килә, мондый ярышлар спортчыларны тагын да ныгыта. Якын-тирә шәһәрләрдән көчле көрәшчеләр катнашу турнирны мәртәбәли, ә җиңүчеләр Чаллыда Муса Җәлил призына узачак зур көрәш мәйданында бил алышачак, - ди ул.

Көрәш кызганнан-кыза бара. Көрәшчеләр билендә сөлгеләр уйнап кына тора. Көчлерәкләр көндәшен сизмәгәндә генә аркасына салып та куя. Оста көрәшчеләрне залдагылар алкышларга күмә. Бар да күз алдында: хәрәмләшеп көрәшергә урын юк. Югары Пәнәчедән Ринат Шакиров әлеге ярышта ел да катнаша. Ул билбау көрәшеннән дә яхшы чыгыш ясый. Спортны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Ринат Фәрдиев истәлегенә узучы турнирны көтеп алам, аңа хөрмәтем зур, кулыннан берничә мәртәбә Диплом, бүләк алганым булды, ди Ринат, горурланып.

Финал ярышлары аеруча киеренке, мавыктыргыч узды. Җиңүчеләр билгеле. Менә алар.

Укучылар арасында

Булат Талипов (Сармашбаш)

Артем Семенов (татар гимназиясе)

Александр Хисмәтуллин (Иске Зәй)

Николай Муханов (Сарсаз-Баграж)

Рөстәм Сәлахов (Сармашбаш)

Алексей Семенов (татар гимназиясе)

Айрат Абзалетдинов (Югары Шепкә)

Булат Бәхтевәлиев (Аксар)

Булат Гадершин (Чыбыклы)

Радик Утяганов (Сарсаз-Баграж)

Рамил Фәрхетдинов (Югары Пәнәче)

Өлкәннәр арасында

Динар Кәримов (Сармашбаш)

Айзат Кашапов (Сармашбаш)

Рамис Бәдретдинов (Әлмәт)

Ришат Гайнетдинов (Сарман)

Рамил Фаршатов (Сармашбаш)

Рамил Минһаҗев (Әлмәт)

Укучылар арасында татар гимназиясе командасына тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Чыбыклы белән Сармашбаш мәктәпләре командалары бүлеште. Зурлар арасында Сармашбаш командасы быел да җиңүче булды. Югары Пәнәче командасы - II, чыбыклылар III урында. Җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүче командалар, матур көрәш алымнары күрсәтүчеләргә "Инвестстройсервис" ҖЧШ җитәкчесе Ленар Шаһиев, "Татнефтедор" автомобиль юллар идарәсенең Зәй филиалы директоры Ислам Әмирханов, эшмәкәр, көрәш ветераны Марсель Миңнеханов үз призларын бирде.

Бу атнада бер төркем яшь көрәшче билбау көрәше буенча Нурлатта узачак Татарстан беренчелегендә көчләрен сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бил алышучыларга хөрмәтле булды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт