«Россия чаңгы юллары» Россиякүләм ярышында рәсми исемлектә Казан гына булуга карамастан, үткән шимбәдә республика шәһәрләре, шул исәптән Зәйдән, олысы-кечесе ипподромда узган спорт бәйрәмендә катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый массакүләм спорт ярышларын зәйлеләр хуплап каршы ала. Көннең үтә салкын булуы да чаңгы спортына мөкиббәннәргә киртә була алмады. Районда чаңгы спорты...
«Россия чаңгы юллары» Россиякүләм ярышында рәсми исемлектә Казан гына булуга карамастан, үткән шимбәдә республика шәһәрләре, шул исәптән Зәйдән, олысы-кечесе ипподромда узган спорт бәйрәмендә катнашты.
Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый массакүләм спорт ярышларын зәйлеләр хуплап каршы ала. Көннең үтә салкын булуы да чаңгы спортына мөкиббәннәргә киртә була алмады. Районда чаңгы спорты популяр. Дүрт чаңгы трассасында чаңгыда шуу өчен мөмкинлекләр бар. Җиде яшь чаңгычыбызның Татарстан командасы составында булуы күп нәрсә турында сөйли.
Бу көнне чаңгы ярышына укучылар, политехник колледж студентлары, оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, өлкәннәр чыкты. Югары Пәнәче, Бигеш, Аксар авыл җирлекләре башлыклары ярышка үзләре килде. ГРЭСтан 250 кеше чаңгыга басты. Мәктәпләр арасында 6нчы мәктәпкә тиңнәр булмады. Гаиләләре белән килүчеләр дә шактый иде. Быел да Акатьевлар, Ахунҗановлар, Столбовлар гаиләләре катнашты. Һәркайда күңел күтәренкелеге, җанлылык иде. Дәртле җырлар ярышларга әйдәп, күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.
Стартка беренче булып 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр басты. Аларны 50, 40 яшьтәгеләр алыштырды. Җитәкчеләр арасында узган VIP-ярышны барысы да кызыксынып күзәтте. Өлкән, урта һәм яшь буын арасында узган ярышларда Тамара Суркина, Фәния Гыйльманова, Наталья Павлова, Анна Савгильдина, Екатерина Никандрова, Әдилә Шакирҗанова, Валерий Иванов, Анатолий Гущин, Вадим Павлов, Михаил Комендантов, Евгений Аделев, Артур Хәйруллин, Дамир Сәүбановлар җиңүче булды. VIP-ярышта быел да "Инвестстройсервис" ҖЧШ директоры Ленар Шаһиевка тиңнәр булмады. Спорт яратучы җитәкче ярышка тулы бер команда белән килде. Әлеге оешмадан һәр узышта призлы урын алучы булды. Җитәкчеләр арасындагы ярышта икенче һәм өченче урыннарны Валерий Акатьев белән Илфат Әшрәпов бүлеште. Ярышларда иң яшь чаңгычы 9 яшьлек Илнур Ахунҗанов иде. Ул икенче урынны алуга иреште. Иң өлкән чаңгычы быел да мәгариф ветераны Икълимә Хуҗина булды. Салкыннар да куркытмады аны. Саулыгың булганда, шундый бәйрәмдә катнашмыйча ничек каласың, ди ул. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!
Ярышларда шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, спортчыларны сәламләп, җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев