Кичә «Факел» ял лагеренда инвалидлар арасында шахмат, шашка буенча Татарстан чемпионатын ачу тантанасы булды. Ул 27 октябрьгә кадәр дәвам итә. Чемпионатта республика районнарыннан 19 команда, 120гә якын инвалид катнаша. Аның географиясе елдан-ел киңәя. Зәй данын инвалидлар җәмгыятеннән Илдус Талипов, Нәзирә Смирнова, Әнисә Шәфиева, Николай Михайлов, Альберт Мөхәммәдиев, Валерий Фролов, Антонида...
Кичә «Факел» ял лагеренда инвалидлар арасында шахмат, шашка буенча Татарстан чемпионатын ачу тантанасы булды. Ул 27 октябрьгә кадәр дәвам итә. Чемпионатта республика районнарыннан 19 команда, 120гә якын инвалид катнаша.
Аның географиясе елдан-ел киңәя. Зәй данын инвалидлар җәмгыятеннән Илдус Талипов, Нәзирә Смирнова, Әнисә Шәфиева, Николай Михайлов, Альберт Мөхәммәдиев, Валерий Фролов, Антонида Николаева, Гүзәл Семенова, Герман Петров, Валентин Гаврилов, Мәхмүт Габбазов, Нәфыйк Нурәймановлар яклый.
Мәртәбәле ярышка Россиянең атказанган тренеры, Татарстан инвалидлары физкультура һәм спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллинаның килүе үзенчәлек өстәде. Район башлыгы Татьяна Воропаева чемпионатта катнашучыларны сәламләп, районда социаль юнәлештә эшчәнлеккә, инвалидлар белән эшләүгә зур игътибар ителүе, муниципаль программалар турында сөйләде, күңелле яллар, мавыктыргыч стартлар теләде.
Шашка белән шахмат ярышлары аерым бүлмәләрдә барды. Алар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында да аерым оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев