Спорт

Бүләкләнүчеләр арасында

Казанда "Волга" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы районнарында физик культура һәм спорт торышы, үсеш перспективасы турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә әлеге җәһәттән булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында да сүз барды. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелеге, ведомство учреждениеләре башлыклары, район-шәһәрләрдән яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре башлыклары катнашты. Киңәшмәдә...

Казанда "Волга" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы районнарында физик культура һәм спорт торышы, үсеш перспективасы турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә әлеге җәһәттән булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында да сүз барды. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелеге, ведомство учреждениеләре башлыклары, район-шәһәрләрдән яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре башлыклары катнашты. Киңәшмәдә дәүләт яшьләр сәясәте, 2015 елда Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасы, республиканың шәһәр округлары, районнары төрле категория халкы арасында физкультура һәм спорт үсеше мәсьәләләре каралды. Соңыннан идарә башлыкларына спорт һәм физкультура үсешенә зур өлеш керткәне, ТР дәүләт сәясәтен тормышка ашырганы өчен ТР яшьләр һәм спорт министры Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүләкләнүчеләр арасында
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт