Узган шимбәдә Яңа шәһәр урман буе гөрләп торды. Биредә чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар уздырылды. Анда оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләрдән, политехник колледждан, чаңгы спортын үз итүче зәйлеләр катнашты. Ярыш Зәйдә чаңгы спортының популяр булуын, аңа битараф булмаучыларның күп булуын күрсәтте. Узышларда "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" , "Техно", ГРЭС,...
Узган шимбәдә Яңа шәһәр урман буе гөрләп торды. Биредә чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар уздырылды. Анда оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләрдән, политехник колледждан, чаңгы спортын үз итүче зәйлеләр катнашты.
Ярыш Зәйдә чаңгы спортының популяр булуын, аңа битараф булмаучыларның күп булуын күрсәтте. Узышларда "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" , "Техно", ГРЭС, "Инвестстройсервис" ҖЧШенә тиңнәр булмады. Әлеге оешмалардан ел да кеше күп катнаша. Кадер, Дүрт-Мунча, Югары Пәнәче, Ал. Бистәсе, Бигеш, Аксар, Иске Маврин, Яңа Спас, Шепкә, Урсай һ.б. җирлекләр дә үз командалары белән килде. Гаиләләре белән килүчеләр дә биниһая иде.
Ярышны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова ачты. Светлана Николаевна һәм спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин чаңгы спорты буенча ирешкән уңышлар, алда торган Олимпиада турында сөйләп, катнашучыларга күңелле стартлар теләделәр.
Узышлар җиде төркемдә оештырылды. Иң беренче стартка укучылар басты. Аннан ул яшь буенча уздырылды. Гаиләләр арасында аерым ярыш үтте. Укучылар арасында шәһәребезнең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев