Спорт

Чаңгы спортына – яңа мөмкинлекләр

Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә 2011 елга нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Татьяна Воропаева, спортчылар, спорт ветераннары катнашты. Спортчылар өчен ел уңышлы булды. Районда спортның чаңгы, көрәш, җиңел атлетика төрләре үсеш алып килә. Билбау көрәшеннән Екатерина Бусова - Дөнья беренчелеге,...

Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә 2011 елга нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Татьяна Воропаева, спортчылар, спорт ветераннары катнашты.

Спортчылар өчен ел уңышлы булды. Районда спортның чаңгы, көрәш, җиңел атлетика төрләре үсеш алып килә. Билбау көрәшеннән Екатерина Бусова - Дөнья беренчелеге, Регина Салихова - Халыкара һәм Бөтенроссия турнирлары, Радик Сәлахов Дөнья призеры һәм Россия чемпионы исемен яулады. Каратэ-кекусинкай буенча Дөнья беренчелегендә Мария Савельева III урын алды. Чаңгыда узышу буенча да уңышлар куанычлы. Район әлеге спорт төреннән республикада - III, ә "Чаңгычы" спорт мәктәбе II урында. Михаил Комендантов, Артур Хәйруллин, Петр Коронов, Диләрә Бариева, Дмитрий Кочеванов, Евгений Аделов, Ралия Ахунҗанова, Екатерина Никандрова, Регина Зиннурова Бөтенроссия чаңгы ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Җиңел атлетика буенча Олег Селиванов, Артур Исмәгыйлов, Дмитрий Лисов Россия дәрәҗәсендә уңышларга ирештеләр. Футболчыларыбыз да үзләрен күрсәтә башлады, яшүсмерләр командасы Татарстан беренчелегендә - II, хатын-кызлар волейбол командасы III урында. Авыр атлетика буенча Вадим Фролов, Рәсим Әхмәтҗанов, Андрей Шишканов, Айнур Гатин республика ярышлары җиңүчеләре булдылар.

Спорттагы уңышларны әле тагын да санап китәргә мөмкин булыр иде. Әлеге җиңүләр, казанышлар артында күпме борчулы көннәр, спортчыларның, тренерларның тырыш хезмәте ята. Татьяна Воропаева спортчыларны котлап, аларның тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләде. Илшат Фәрдиев район спортчылары уңышына куануын, Зәйдә тау чаңгысын үстерү өчен дә база һәм мөмкинлекләр булуын ассызыклап, әлеге эшне башлау өчен 500000 сум акчалата ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

"Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында узучы ярышлар массакүләм төс ала бара. Авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр арасында узган ярышларда гомум нәтиҗәләр буенча ГРЭС коллективына тиңнәр юк. Соңгы елларда предприятиенең әлеге урынны беркем белән дә бүлешәсе килми. "Инвестстройсервис" ҖЧШ - II, "Җылылык челтәрләре предприятиесе" III урында. Авыл җирлекләре арасында исә сармашбашлылар алда бара. Аксар белән Сәвәләй авыл җирлекләре икенче белән өченче урыннарны бүлеште.

Дөнья чемпионнары, призерлары, Россия һәм Татарстан чемпионнары, призерлары, "Сәламәтлек" спартакиадасы җиңүчеләренең урыны залның түрендә булды. Татьяна Воропаева, аларның һәрберсен котлап, Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Мондый зурлау спортчыларга стимул бирә. Зал уртасына чакырып котлауны әти-әнием, укучыларым күрде, мондый хөрмәттән соң тагын да зуррак уңышларга ирешү теләге туды, ди билбау көрәше буенча Бөтенроссия призеры Рамил Фаршатов.

Республика, ил зур һәм мөһим спорт чаралары алдында тора. Районда моның мөһимлеген аңлап якын киленә. Тау чаңгысы спорты үсеше өчен мөмкинлекләр туып килә.

- Әлеге спорт төре үсеше өчен Илшат Фәрдиевнең акчалата булышлык итүенә рәхмәтлебез. Ул районда һәр тармак, спорт үсеше өчен дә янып йөри. Тау чаңгысы спорт инвентарьлары алып, балалардан команда туплап, аларны Федотка шөгыльләнергә йөртәчәкбез, - ди спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин.

Зәйлеләрнең тау чаңгысы спорты буенча да уңышлы эшләп китүенә ышаныч бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чаңгы спортына – яңа мөмкинлекләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт