Быел кыш чаңгы спортын яратучыларга уңай килде. Яңа шәһәр урман буе, парклар чаңгыда йөрүчеләрдән бушап тормады. Гомумән, зәйлеләр чаңгы спортын үз итә. Зәй әлеге спорт төреннән республикада өченче урында бара. Михаил Комендантов, Петр Коронов, Диләрә Бариева, Дмитрий Кочеванов, Евгений Аделев, Ралия Ахунҗанова, Регина Зиннурова, Екатерина Никандрова төрле дәрәҗә ярышларда җиңүчеләр,...
Быел кыш чаңгы спортын яратучыларга уңай килде. Яңа шәһәр урман буе, парклар чаңгыда йөрүчеләрдән бушап тормады. Гомумән, зәйлеләр чаңгы спортын үз итә. Зәй әлеге спорт төреннән республикада өченче урында бара. Михаил Комендантов, Петр Коронов, Диләрә Бариева, Дмитрий Кочеванов, Евгений Аделев, Ралия Ахунҗанова, Регина Зиннурова, Екатерина Никандрова төрле дәрәҗә ярышларда җиңүчеләр, призерлар булдылар. Петр Коронов исә бу көннәрдә үзен Россия яшьләренең 2нче кышкы чаңгы ярышларында сынады. Уңышларга куанырлык.
Чаңгы сезонын ябу ярышларында да халык күп иде. Ул быел да традиция буенча Яңа шәһәр урман буенда узды. Анда оешма-предприятиеләр, политехник колледж, район-шәһәр мәктәпләреннән командалар эстафета ярышларында көч сынашты. Оешма-предприятиеләр арасында узыш аеруча киеренке барды. Аны ир-атлар башлады, хатын-кызлар дәвам итте, ягъни билгеле бер араны узып килгән чаңгычы икенчесенә орынырга тиеш. Оешма-предприятиеләрдән политехник колледж командасына тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны җылылык челтәрләре предприятиесе белән "Инвестстройсервис" командалары бүлеште. Бу көнне әлеге төр ярышта авыл җирлекләре дә үзләрен сынады. Алардан Якты Күл командасы җиңүче булды. Укучылар арасында узган ярышларда 6нчы мәктәп укучылары беренче урын алды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев