Спорт

Физкультурачылар көне җанлы үтте

Шәһәребездә Бөтенроссия физкультурачылар көне "Энергия" стадионында киң масштабта билгеләп үтелде. Анда республика, Россия, дөнья күләм ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, төрле спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә, спорт ветераннары да гомумән сәламәт яшәү рәвеше алып баруга битараф булмаган райондашларыбыз җыелды. Зәйдәге спорт тормышына өлеш кертүчеләр бүләкләнгәннән соң гер күтәрү, шахмат турниры,...

Шәһәребездә Бөтенроссия физкультурачылар көне "Энергия" стадионында киң масштабта билгеләп үтелде. Анда республика, Россия, дөнья күләм ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, төрле спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә, спорт ветераннары да гомумән сәламәт яшәү рәвеше алып баруга битараф булмаган райондашларыбыз җыелды. Зәйдәге спорт тормышына өлеш кертүчеләр бүләкләнгәннән соң гер күтәрү, шахмат турниры, гаилә эстафетасы, армреслинг ярышлары, волейбол, футбол уеннары, җиңел атлетика, аркан тартышу, көрәш буенча ярышлар башланды. Мәйдан беренчелекне бирергә теләмәүчеләр, аларга көч биреп торучылар белән гөр килеп торды. Физкультурачылар көне уңаеннан тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бареев, райондагы спорт тормышын тагын да җанландыру максатында элеккеге интернат-мәктәп ишек алдында заманча уен мәйданчыклары булдырылачагын, тиздән "Энергия" стадионын төзекләндерү планлаштырылуын хәбәр итте. Күңелле хәбәрләр мул алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Физкультурачылар көне җанлы үтте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт