Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә коррекция мәктәпләре арасында Россия социаль олимпиада программасы кысаларында мини-футбол буенча VII республика зона туры узды. Анда Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга мәктәпләреннән 6 команда көч сынашты. Зәй командасы мини-футбол буенча республика зона турында икенче мәртәбә чыгыш ясый. Аларны ярышларга спорт мәктәбе тренеры Ринат Халиков һәм физик тәрбия укытучысы...
Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә коррекция мәктәпләре арасында Россия социаль олимпиада программасы кысаларында мини-футбол буенча VII республика зона туры узды. Анда Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга мәктәпләреннән 6 команда көч сынашты.
Зәй командасы мини-футбол буенча республика зона турында икенче мәртәбә чыгыш ясый. Аларны ярышларга спорт мәктәбе тренеры Ринат Халиков һәм физик тәрбия укытучысы Айнур Әхмәтшин әзерләде. Айнур Әхмәтшин әйтүенчә, мини-футбол гадәти уен гына түгел, ул уенчыдан көчле энергия таләп итә. Безнең команданың да танылган, көчле уенчысы бар. Ул - Кирилл Гурьянов.
- Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту һәм шәһәр-район халкын спортка тарту ниятеннән үткәрелә, - ди Ринат Халиков.
Уенчыларга спорт мәктәбе директоры Сергей Бушуев һәм коррекция мәктәбе директоры Ирина Боровинских фатихаларын бирде. Уеннар киеренке барды. Зәй командасы, Алабуга һәм Чаллы командалары белән уйнап, җиңү яулады. Шулай итеп, Зәй - I, Түбән Кама - II, Чаллының 69нчы мәктәбе командасы III урында. Кыскасы, бер команда да бүләксез калмады. Алар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Ярышларга ипи заводы химаячелек итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев