Районда спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру гадәткә керде. Күптән түгел спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Урта Пәнәчедә туып-үскән якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә яшүсмерләр арасында гер күтәрү буенча ярышлар узды. Аны "Яшьлек" яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырды. Әлеге турнир районда икенче...
Районда спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру гадәткә керде. Күптән түгел спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Урта Пәнәчедә туып-үскән якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә яшүсмерләр арасында гер күтәрү буенча ярышлар узды. Аны "Яшьлек" яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырды. Әлеге турнир районда икенче мәртәбә үткәрелә.
Ярышка Сәвәләй, Якты Күл, Аксар, Югары Шепкә, Югары Пәнәче, Сарсаз-Баграж, Югары Баграж мәктәпләре, политехник колледж һәм "Яшьлек" спорт мәктәбеннән 50дән артык спортчы, спорт ветераннары, Василий Николаевның улы килде. Ярышларны ачу тантанасында спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин, Василий Порфирьевичның авылдашлары, спорт ветераннары Шамил Сәлахов, Хәниф Гомәров аның ничек итеп спортка килүе, тренерлык итүе, казанышлары, гадилеге, кешелекле булуы турында сөйләде. Хәниф Гомәров тренеры булган Василий Николаевка атап җыр башкарды, шигырьләр укыды.
Гади авыл малаеның үз өстендә армый-талмый эшләве нәтиҗәсендә милли көрәш, гер күтәрү һәм авыр атлетика буенча спорт остасы дәрәҗәсенә күтәрелүенә сокланырлык. Милли көрәш буенча район ярышларына ветеран буларак еш килә иде ул. "Менә Фәрдиев истәлегенә узган турнир булачагын газетадан укып белдем дә килдем әле", - дигән иде ул соңгы мәртәбә очрашуда. Кызганыч, хәзер менә ике ел рәттән аның истәлегенә шундый турнир уза. Әлеге турнирга якташыбызның авылдашлары да килде. Сәвәләйлеләр тулы бер команда белән катнашты. Бу авылда Анатолий Слепцов шактый яшүсмерләрне гер күтәрү серләренә төшендерә.
- Әлеге турнирны көтеп алам, анда катнашу миңа горурлык хисе өсти, - ди Станислав Слепцов.
Шамил Салихович әйтүенчә, Василий Николаев мәктәптә укыганда (Бигештә укыйлар) чаңгыда да оста йөргән. Армия хезмәтеннән соң ул гер спорты белән шөгыльләнә башлый. Чаллыда эшләгәндә авыр атлетика белән мавыгып китә. Легендар көрәшче дә ул. Күп мәртәбәләр Сабантуй батыры булып кала. Якташыбыз тәрбияләгән спортчылар, дәрәҗәле ярышларда катнашып, чемпионнар, призерлар булалар.
Гер спортына килгәндә, районда әлеге спорт төрен үстерүдә танылган спортчы, тренер Рафис Гатинның өлеше зур. Ул "Яшьлек" спорт мәктәбендә яшүсмерләрне шөгыльләндереп, аларны халыкара ярышларга чыгара. Әлеге ярышта да аның шактый яшь спортчысы катнашты. Турнирда үз үлчәү авырлыкларында Николай Муханов (Югары Баграж мәктәбе), Илгиз Нестеров (2нче мәктәп), Аркадий Брогин (Сәвәләй), Артем Черкасов (Сәвәләй), Александр Кондрабаев (1нче мәктәп); политехник колледждан Роман Городенко, Вадим Ишмянов, Алексей Кондратьев; Расим Әхмәтҗанов (Чаллы физкультура колледжы) җиңүче булды. Аларның күбесе - Сәвәләй егетләре. Бу исә авылда гер спортына игътибар зур булуны күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев