Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Спорт

ГТО сәламәт яшәргә өйрәтә

Күптән түгел физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәү буенча фестиваль үтте.

Анда районның эшче яшьләре катнашты.
ГРЭС хезмәткәре Регина Волкова ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантлары конкурсында әлеге спорт проектын тормышка ашыруга акчалата сертификат отты. Август аенда проект буенча эш башланды. Ике ай дәвамында эшләүче яшьләр һәм шәһәрдә яшәүчеләр җиңел атлетика, фитнес буенча бушлай тренировкалар уздылар, марафонда катнашучылар өчен “акыллы үлчәмнәр” уздырылды, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше буенча лекцияләр укылды. Спортта ориентлашу, гаилә фестивальләре, кросс ярышлары үткәрелде, ГТО буенча нормативлар кабул ителде.
ГТО марафонында 400дән артык кеше катнашты. Проектның финалы ГТО уеннары булды, анда шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре үзләрен сынадылар. Командалар ГТО элементлары буенча эстафетада көч сынашты, шулай ук йөгерү, ату, йөзү, озынлыкка сикерү буенча шәхси зачетта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комп-лексы нормативларын үтәде. «ГТО уеннары»нда ГРЭС командасы җиңү яулады. Икенче урынны - мәгариф идарәсе, өченче урынны яшьләр эшләре идарәсе командасы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев