Спорт

Хатирәләр күңелдә саклана

Әлеге рәсемдә - Олимпия чемпионы Федор Симашев белем алган Югары Баграж мәктәбендә музей ачылган мизгел. Әйткәнебезчә, якташыбыз республика, районнан сәләтле яшь чаңгычыларны Мәскәүгә "Динамочы" җәмгыятенә чакыра торган булган. Мәскәүдә армия хезмәтендә булган чаңгы спортын үз иткән якташларны барлап, аларны үстерү өстендә эшләгән. Энесе Николай биатлон буенча "Динамо" җәмгыятенең үзәк советы...

Әлеге рәсемдә - Олимпия чемпионы Федор Симашев белем алган Югары Баграж мәктәбендә музей ачылган мизгел. Әйткәнебезчә, якташыбыз республика, районнан сәләтле яшь чаңгычыларны Мәскәүгә "Динамочы" җәмгыятенә чакыра торган булган. Мәскәүдә армия хезмәтендә булган чаңгы спортын үз иткән якташларны барлап, аларны үстерү өстендә эшләгән. Энесе Николай биатлон буенча "Динамо" җәмгыятенең үзәк советы командасына кереп, ил чемпионатында катнашып, эстафетада бронза медаль алды. 1980 елда илдәге иң көчле биатлончылар белән көч сынашып, шәхси узышларда танылды. Федор Симашев Бигеш авылыннан Рәшит Ханнановның чаңгы спортындагы тормышы белән кызыксынып тора. Ул армия хезмәтендә булганда илебез кораллы көчләре чемпионатында катнаша, Федор Петрович шундый ярышларның берсендә аның белән очраша, хәлләре белән кызыксынып тора. Рәшит Казан физкультура институты филиалында укып, Чаллыда "Труд" җәмгыяте данын яклый, берничә мәртәбә ил чемпионатында катнаша. Ул Федор Симашевны үз кумиры итеп саный. Федор Петрович бер җәйдә туган авылына кайткач, чаңгы спортын үз иткән Сарман районы егете Мөнир Галләмов белән очраклы гына очраша. Аны ныклап күңеленә салган була. Көзен егетне армия сафларына алып, Мәскәүгә чик буе гаскәрләренә билгелиләр. Биредә Симашев кулы астында шөгыльләнә. Улым Шамилгә дә аның кулы астында осталыгын арттырырга туры килде, ди ул. Чемпионның авылдашы Михаил Краснов, Югары Мәлемнән Илшат Гафиятуллин, Бәгъдәнур Галин да (мәрхүм инде) Мәскәүдә хезмәт иткәндә Симашев кулы астында шөгыль-ләнәләр, ярышларга йөриләр, СССРның спорт остасы булалар. Федор Симашевның якташларын үз тирәсенә җыюны күргән чаңгычылар һәм тренерлар: "Симашев Мәскәүдә Татарстан җыелма командасы тупларга җыена бугай", - дип шаярта торган булганнар.

Рәсемдә сез Рәшит Ханнанов, Михаил Краснов, Илшат Гафиатуллин, Мөнир Галләмов, Альберт Шәяхмәтовны күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хатирәләр күңелдә саклана
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт