11-12 ноябрьдә Казанда Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда "Чаңгычы" спорт мәктәбе яшь спортчылары катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Олег Селиванов 800 метр арага йөгерүдә - I, Дмитрий Лисов IV урын алды. Озынлыкка сикерүдә Артур Исмәгыйлов III булды. Яхшы күрсәткечләре өчен Олег Селиванов махсус...
11-12 ноябрьдә Казанда Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда "Чаңгычы" спорт мәктәбе яшь спортчылары катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Олег Селиванов 800 метр арага йөгерүдә - I, Дмитрий Лисов IV урын алды. Озынлыкка сикерүдә Артур Исмәгыйлов III булды. Яхшы күрсәткечләре өчен Олег Селиванов махсус приз белән бүләкләнде.
1-3 ноябрьдә Алабугада яшүсмерләр арасында минифутбол буенча зона ярышлары узды. Ярышларда "Чаңгычы" спорт мәктәбе III урынга лаек булды һәм Бөгелмәдә узачак финал ярышларында катнашу хокукы алды.
17-19 ноябрьдә Октябрьск шәһәрендә Р. Гайнанов истәлегенә билбау көрәше буенча "Гран-При" Халыкара турниры узды. Турнирда үз үлчәү авырлыгында Рамил Салихов III урын алды.
Казанда милли көрәш буенча ТР чемпионаты узды. Анда Руслан Хәмидуллин бронза медальгә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев