Спорт

Хоккей – көчлеләр уены

Район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир үткәрү традициягә әйләнде. 5 ноябрьдә "Яшьлек" боз сараенда әлеге уңайдан Зәй, Актаныш, Чистай, Түбән Кама шәһәр-районнары яшь хоккейчылары катнашында ярыш узды. Ярышлар башланганчы бозны яшь фигуралы шуучылар биләп алды. Аларның күрсәтмә чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде, ә спортчыларга җиңүгә омтылыш...

Район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир үткәрү традициягә әйләнде.

5 ноябрьдә "Яшьлек" боз сараенда әлеге уңайдан Зәй, Актаныш, Чистай, Түбән Кама шәһәр-районнары яшь хоккейчылары катнашында ярыш узды. Ярышлар башланганчы бозны яшь фигуралы шуучылар биләп алды. Аларның күрсәтмә чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде, ә спортчыларга җиңүгә омтылыш өстәде.

Ярышларны ачу тантанасында шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин, спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин, боз сарае директоры Илфат Әшрәпов катнашты һәм чыгыш ясады. Алар чыгышларында Ринат Фәрдиевның район спорт һәм физик культура үсешенә зур өлеш кертүен, аның үзенең дә спорт җанлы кеше булуын ассызыкладылар.

Ринат Фәрдиев бер минут тынлык белән искә алынды. Ярыш башланыр алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Бозга беренче булып Түбән Кама һәм Зәй командалары чыкты, уен 4:2 исәбе белән түбәнкамалылар файдасына тәмамланды. Чистай белән Актаныш командалары арасында барган уен 6:0 исәбе белән тәмамланды. Чистай командасы җиңүче булды. III урын өчен Зәй белән Актаныш командалары көч сынашты. Уен зәйлеләр җиңүе (9:0) белән тәмамланды. Финал ярышларына Чистай белән Түбән Кама командалары чыкты. Чистайлылар көчле булуларын күрсәтеп 7:1 исәбе белән чемпион булды.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүче командаларга истәлекле бүләкләр, медальләр тапшырылды. Иң яхшы капкачы дип Түбән Камадан - Владислав Стоценко, иң яхшы һөҗүмче дип Зәйдән - Тимофей Захаров, иң оста уенчы дип Чистайдан - Денис Козлов, иң яхшы яклаучы дип Актаныштан Рөстәм Шәйхразиев табылды һәм бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хоккей – көчлеләр уены
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт