Спорт

Җиңү артыннан җиңү

Бөгелмәдә күптән түгел чаңгы марафоны узды. Анда бездән "Чаңгычы" мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 10 чакрым арага ирекле стильдә узышта кызлар арасында Регина Зиннурова һәм 30 чакрым арага шундый ук узышта яшүсмерләр арасында Петр Коронов җиңүче булды. Евгений Аделев 30 чакрым арага ирекле стильдә узышта II урында....

Бөгелмәдә күптән түгел чаңгы марафоны узды. Анда бездән "Чаңгычы" мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 10 чакрым арага ирекле стильдә узышта кызлар арасында Регина Зиннурова һәм 30 чакрым арага шундый ук узышта яшүсмерләр арасында Петр Коронов җиңүче булды. Евгений Аделев 30 чакрым арага ирекле стильдә узышта II урында. Зурлар арасында абсолют җиңүче булып Россия спорт мастеры Михаил Комендантов табылды.

Самарада каратэ буенча яшүсмерләр арасында үткән Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатында үз үлчәү авырлыкларында Дмитрий Лаврентьев - I, Никита Кузнецов белән Владимир Кондратенко - II, Илдар Шәфыйков IV урын алды.

Лениногорскийда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин призына йөзү буенча ярышлар узды. Анда 300дән артык яшь йөзүче катнашты. "Зәй" спорт мәктәбеннән Сергей Степанов 100 метр арага ирекле стильдә йөзүдә - II, 100 метр арага баттерфляй йөзү буенча - III, Артур Кәбиров 100 метр арага баттерфляй йөзү буенча II урын алды.

Чистайда яшьләр арасында хоккей буенча ачык турнир узды. Анда Казан, Чистай, Зәй ("Яшьлек") командалары көч сынашты. Турнирда Зәй командасы җиңүче булды. Команданы ярышларга тренер Р. Хәсәншин әзерләде.

Чирмешәндә яшьләр арасында "Шешмаойл" идарәче компания" ҖЧШ призына хоккей буенча язгы турнир узды. Анда Чирмешән, Алабуга, Зәйдән яшь хоккейчылар көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча зәйлеләр II урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җиңү артыннан җиңү
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт