«Созвездие-Йолдызлык -2014» ачык XIV республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең Зәйдә үткән төбәк этабы тәмамланды. Быел ул Зәй, Сарман, Түбән Кама районнарыннан 800дән артык талантлы баланы берләштерде. «Энергетик» Мәдәният сарае 4-5 март көннәрендә җыр-бию, нәфис сүздән тынып тормады. Фестиваль хәрәкәте генераль продюссеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге жюрига ике көн дәвамында 200дән...
«Созвездие-Йолдызлык -2014» ачык XIV республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең Зәйдә үткән төбәк этабы тәмамланды. Быел ул Зәй, Сарман, Түбән Кама районнарыннан 800дән артык талантлы баланы берләштерде. «Энергетик» Мәдәният сарае
4-5 март көннәрендә җыр-бию, нәфис сүздән тынып тормады. Фестиваль хәрәкәте генераль продюссеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге жюрига ике көн дәвамында 200дән артык чыгышны карап, финалга сайлап алырга туры килде.
- Балаларның һәрберсе талантлы. Аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә педагогларның зур хезмәт куюы күренеп тора. Кайчандыр мин үзем дә зур дулкынлану белән менә шушы "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсендә "Йолдызлык" фестивалендә беренче тапкыр катнашып сыналган идем. Алган хис-кичерешләр матур мизгелләр булып саклана күңелдә. Бу - чын мәгънәсендә иҗат бәйрәме. Бүген берәүләр призлы урынга лаек булса, иртәгә аларны икенчеләр алыштыра. Шуңа күрә даими иҗади эзләнүләр белән яшәү мөһим, - диде жюри әгъзасы Айдар Сөләйманов.
Искиткеч талантлы балалар, яшүсмерләрне барлаучы әлеге бәйге сәнгатебезне үстерүдә, җыр-моңнарыбызны яшь буын күңеленә сеңдерүдә зур роль уйный. Ә безнең өчен иң куанычлысы - жюри яшь зәйлеләрнең югары әзерлектә булуын ассызыклады. Ике көн барган иҗат бәйгесендә районыбызда яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирелүен дәлилләде катнашучылар. Гомумән, һәр баланың чыгышы мул алкышларга күмелде.
- Без гүзәл Зәй җирендә яшь талантларга иҗат казанышларын күрсәтү мөмкинлеге бирүебезгә бик шат. «Йолдызлык»та елдан-ел йолдызларның арта, яктырак яна баруын күрү - куанычлы күренеш. Бу - балаларның да, педагоглар, әти-әниләр, фестивальне оештыручыларның да уртак бәйрәме. Күтәренке рух булганда уңышларга ирешү ихтималы һичшиксез арта, - дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев катнашучыларга.
Ә аерым чыгышларга тукталсак, "Хореография" номинациясендә шәһәребезнең "Магия" (җитәкчесе М. Петленко) төркеме махсус призга лаек булды. Ә өченче урынны - "Счастье" коллективы (В. Кәлимуллина) бию төркеме, икенче урынны "Каприз" (Р. Маркелова) төркеменең кече һәм урта яшьтәгеләре алды. "Вокал-соло" номинациясендә икенче кечкенәләр төркемендә Виктория Пузанкова һәм Илсөяр Солтановага тиңнәр булмады. Ә Леонид Анисимов белән Әлфия Сираева икенче урында. Урта төркемдә Алексей Борисов - махсус призга, зурлар арасында Алена Муханова икенче урынга лаек булды. Лиана Шабанова исә зурлар төркемендә икенче урында һәм "Мелита"дан зур бүләк - тун белән бүләкләнде. Урта төркем ансамбльләр арасында "Презент" җырчылары - өченче урында. "Мирас", "Азаль" (Ә. Вәлиуллина) ансамбльләре исә фестивальнең күп тапкырлар алыштыргысыз җиңүчеләре булуын тагын бер кат дәлилләде. Ансамбльләр арасында үз төркемнәрендә аларга тиңнәр булмады.
- Без балалар белән һәр көн шөгыльләнәбез. Ике коллективта да тырыш, талантлы балалар туплануы белән бәхетле мин. Ә инде хезмәтебезнең менә шундый мәртәбәле бәйгеләрдә югары бәя алуы, һичшиксез, куанычлы. Фестивальнең финал өлешендә дә сынатмаска тырышабыз, - ди Әлфия Вәлиуллина.
Нәфис сүз осталарыннан Дарья Храмова белән Максим Паренкин "Җиңүгә омтылыш өчен" махсус приз белән бүләкләнде, ә Дмитрий Мельников өченче урынны алды. Призлы урыннар алучы яшь зәйлеләр "Созвездие-Йолдызлык-2014" фестиваленең суперфинал өлешендә Казанда район данын яклаячак. Ә аңа кадәр төбәк этабында җиңү яулаганнар һәм төрле елларда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең җиңүчеләре булганнар катнашында Татарстан шәһәрләре буйлап турне оештырыла. Зәйдә ул 18 мартта булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев