Спорт

Йөзеп ярыштылар

Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында җәйге, кышкы спорт төрләре буенча беренче республикакүләм мәктәп спартакиадасының йөзү буенча финал ярышлары җанлы үтте. Ул 15 шәһәрдән килгән командалар арасында барды. Һәр командадан 3әр малай, 3әр кыз көч сынашты. Ярышларны тантаналы төстә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин,...

Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында җәйге, кышкы спорт төрләре буенча беренче республикакүләм мәктәп спартакиадасының йөзү буенча финал ярышлары җанлы үтте. Ул 15 шәһәрдән килгән командалар арасында барды. Һәр командадан 3әр малай, 3әр кыз көч сынашты. Ярышларны тантаналы төстә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин, мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге методисты Илнур Насыйбуллин ачты. Яшь спортчыларны 4нче мәктәпнең сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалары матур чыгышлары белән сәламләде.

Шәһәр данын ярышларның муниципаль турында җиңү яулаган 4нче мәктәп командасы яклады. Алар - Ефим Отапенко, Никита Хәмидуллин, Сергей Гонтар, Мария Трошина, Айсылу Хафизова, Елизавета Токмашова. Алар барысы да - кече яшьтән шәһәребез бассейнын үз иткән балалар. Мәсәлән, Айсылу Хафизова тренеры Нано Давиташвили кул астында 6 яшьтән шөгыльләнә.

-Районкүләм ярышларда даими җиңү яуласам да, республикадагы яшьтәшләрем арасында сынатмас өчен аеруча җаваплылык тоеп әзерләндем, - ди ул.

Ярышларны оештыручыларның берсе - йөзү буенча тренер Рәйсә Галимова 1999, 2000, 2001 елларда туучылар арасында 25 метр арага иң җитез йөзүче команданы билгеләү өчен һәр команданың катнашучыларын аерым-аерым дистанциягә җибәреп, вакыт күрсәткечен билгеләп баруларын ассызыклады. Соңыннан спортчы яшүсмерләрнең йөзү вакытлары бергә кушылып, гомумкоманда нәтиҗәсе чыгарылды. Безнең команда бишенче урынга лаек булды. Чаллы - I, Казанның Яңа Савин районы - II, Түбән Каманың яшь йөзүчеләре III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Йөзеп ярыштылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт