Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы уңаеннан спорт-сәламәтләндерү үзәгендә укучылар арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Соңгы елларда әлеге җәһәттән йөзү ярышлары уздыру традициягә әйләнде. Ярышлар яшь буынны көчле рухлы, ватанпәрвәр булып үсеннәр өчен оештырыла. Аңа ел да бер төркем әфганчы чакырыла. Бу юлы чарага кырыс Әфган җирен үткән...
Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы уңаеннан спорт-сәламәтләндерү үзәгендә укучылар арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Соңгы елларда әлеге җәһәттән йөзү ярышлары уздыру традициягә әйләнде. Ярышлар яшь буынны көчле рухлы, ватанпәрвәр булып үсеннәр өчен оештырыла. Аңа ел да бер төркем әфганчы чакырыла. Бу юлы чарага кырыс Әфган җирен үткән Рәкыйп Фәйрушин, Николай Краснов, Наил Хәсметдинов, Шамил Галимов, Виктор Нюшев чакырылды. Ярышта Минзәлә, Азнакай, Зәй йөзүчеләре көч сынашты. Аны ачу тантанасында спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин һәм "Зәй" спорт мәктәбе директоры Илсур Зыятдинов (ул үзе дә әфганчы) малай-кызларга әфганчылардан үрнәк алырга, көчле ихтыярлы булырга чакырып, уңышлы стартлар теләде. Йөзүчеләр дүрт яшь төркемендә көч сынашты. Минзәләлеләрнең биредә мондый узышта икенче мәртәбә катнашуы, узган ел алар җиңүче яулаган иде. Быел да сынатмады. Ярыш барышын карарга шактый җанатар җыелган иде. Ярыш киеренке барды, йөзүчеләрнең әфганчы абыйлары алдында сынатасы килмәде. Үз яшь төркемнәрендә Максим Хаджаев, Сергей Степанов җиңүче булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Минзәлә йөзүчеләре - лидер, зәйлеләр исә икенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев