Спорт

Күп эшләр планлаштырыла

Район халкын спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә тарту, спорт объектлары булдыру һәм аларда уңай шартлар тудыру - физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең төп бурычларының берсе. Алда - кышкы спорт сезоны. Идарә тарафыннан әлеге чорга нинди әзерлек эшләре алып барылды, кышын зәйлеләрне нинди спорт ярышлары, чаралар көтә? Бу хакта...

Район халкын спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә тарту, спорт объектлары булдыру һәм аларда уңай шартлар тудыру - физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең төп бурычларының берсе. Алда - кышкы спорт сезоны. Идарә тарафыннан әлеге чорга нинди әзерлек эшләре алып барылды, кышын зәйлеләрне нинди спорт ярышлары, чаралар көтә? Бу хакта идарә башлыгы Петр Сергеевич Уразайкин сөйли.

- Суыклар башлануга, хоккей кыры боз белән катырылып, анда шөгыльләр башланды. 1999-2000 елларда туган яшүсмерләр арасында декабрь аенда "Татнефть" АҖ кубогына хоккей буенча ярышлар уза. Гомумән, тимераякта шуарга хирысларга "Яшьлек" боз сараенда, "Энергия" стадионында, 35нче бистәдә һәм шәһәрнең иске өлешендә, шулай ук Югары Шепкә, Кадер, Якты Күл, Яңа Спас, Чыбыклы һәм Имәнлебаш авыллары хоккей кырларында шуарга мөмкин булачак. Чаңгыда йөрергә теләүчеләргә исә Яңа шәһәр урман буендагы чаңгы трассасында шуу мөмкинлеге бар. Трасса кичке сәгать 9га кадәр яктыртыла. Шулай ук Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында, шәһәрнең 2нче паркында, 1, 5, 6, 7нче мәктәп биләмәләрендә, чишмәгә кадәр юлга трасса ясалыр дип көтелә. Яңа шәһәр урман буендагы чаңгы трассасы чистартылды.

Кышкы чорда идарә тарафыннан күптөрле ярышлар үткәрү планлаштырыла, шуларның 10сы - кышкы спорт төрләре буенча. Алар - чаңгы спорты буенча массакүләм традицион булган ярышлар. "Россия чаңгы" юллары Бөтенроссия ярышлары кысаларында узган "Татарстан чаңгы юллары", алкалы хоккей, чаңгы буенча район беренчелеген зәйлеләр аеруча үз итте. 2014 елда авыл җирлекләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында кышкы финал ярышлары үткәрергә ниятлибез. Алар Югары Шепкә һәм Югары Баграж авылларында оештырылыр дип көтелә. Ярышның Югары Багражда оештырылуы очраклы түгел: мәктәптә Олимпия чемпионы Федор Симашев музее эшли, катнашучыларга музейда булу өчен менә дигән форсат булачак ул.

Соңгы елларда без итекле хоккей ярышларын гамәлгә керткән идек. Аны быел да дәвам итәчәкбез һәм авыл җирлекләре командалары арасында үткәрергә ниятләп торабыз. Ул өч зонада үтәчәк, һәр зонадан финалга ике команда чыгачак. Финал уеннары исә Якты Күлдә булыр дип көтелә. Кышкы спорт сезонында авыл хоккей кырларында "Алтын алка" клубы призларына яшь хоккейчылар турнирлары оештырылачак. Елга башы - чишмә дигәндәй, әлеге ишегалды хоккей ярышларында чарланган малайлар хәзер спорт мәктәпләре командасы составында уңышлы чыгыш ясыйлар. "Яшьлек" боз сараенда "Алтын алка" клубы призына яшь хоккейчылар арасында республика ярышларының зона туры үтәчәк.

Гомумән алганда, "Яшьлек" боз сараенда 30дан артык ярыш оештырылачак. Хоккейчыларны читтә дә өч дистәдән артык ярыш көтә. "Яшьлек" спорт мәктәбенең яшь фигуралы шуучылары да ярышларда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күп эшләр планлаштырыла
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт