Аксар - көрәшчеләр авылы. Аны районыбызның көрәш үзәге дияргә тулы җирлек бар. Биредә «Аксар батырлары» призына 16нчы мәртәбә татарча көрәш турниры үткәрү - шуңа дәлил. Турнир географиясе елдан-ел киңәя. Моның белән аксарлыларның абруе арта. Көрәшчеләр авыл исемен саклау көчле аларда. Быел да бу турнирны оештыруда спорт ветераннары Рим Мингалин, Әлфәс...
Аксар - көрәшчеләр авылы. Аны районыбызның көрәш үзәге дияргә тулы җирлек бар. Биредә «Аксар батырлары» призына 16нчы мәртәбә татарча көрәш турниры үткәрү - шуңа дәлил. Турнир географиясе елдан-ел киңәя. Моның белән аксарлыларның абруе арта. Көрәшчеләр авыл исемен саклау көчле аларда.
Быел да бу турнирны оештыруда спорт ветераннары Рим Мингалин, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Таһир Борһанов, Илфат Әшрәпов җан атып йөрде. Турнир зур оешканлык белән узды. Аны уздыруда "Зәй" агрофирмасы директоры Владимир Егоров, "Нур" бүлекчәсе җитәкчесе Гамир Гайнетдинов, авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов, Рәис Шәйхиев, Рафаил Кәрамов, Фоат Камалиев, Фәнил Хәйруллин һ.б.лар матди булышлык итте.
Аксарда өлкән буынга алмашка яшь көрәшчеләр үсеп килә. Авылның үз көрәш турнирын булдырып, аны традициягә кертү - буыннар чылбыры өзелмәсен өчен алшарт. Шул рәвешле, көрәш ветераннары үзләренә алмаш буын әзерли. Шунысы игътибарга лаек, турнир республикакүләм бәйгегә әйләнә бара. Аңа Сармашбаш, Аксар, Чыбыклы, Югары Пәнәче, Кадер, татар гимназиясе, 1нче һәм 5нче мәктәпләрдән тыш, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Тукай, Азнакай районнарыннан яшь көрәшчеләр килде.
Ярышларны ачу тантанасында шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин, спорт ветераннары катнашты. Кунаклар чыгышларында аксарлыларның көрәшне үз итүләре, биредә буыннар чылбырының дәвамлы булуы турында сөйләделәр, көрәш мәйданында уңышлар теләделәр.
Көрәш ике келәмдә барды. Аны 24 килограмм үлчәү авырлыгындагылар башлады. Аларны зуррак үлчәүдәгеләр алыштырды. Нәни көрәшчеләр мәйданда бил алышта аеруча мавыктыргыч күренәләр. Кунаклар арасында да оста көрәшчеләр шактый. Түбәнкамалылар ел да әлеге турнирда үзләрен сыный. Без "Аксар батырлары" призына узучы турнирны көтеп алабыз, чыныгу өчен зур мәйдан ул безгә, диләр.
Җиңүчеләр финалга үтеп, җиңелүчеләр башларын иеп мәйданнан чыга торды. Финал ярышлары да киеренке барды. Менә җиңүчеләр билгеле булды. Алар - Дамир Камалов (Югары Пәнәче), Булат Талипов (Сармашбаш), Раил Зәкиев (Сарман), Дияз Хәйруллин (Аксар), Илназ Рамазанов (Тукай), Ринат Гарифуллин (Әлмәт), Илшат Таһиров (Түбән Кама), Айнур Зыятдинов (Чаллы), Илмаз Әгъләҗев (Чаллы), Илнур Рамазанов (Тукай районы), Булат Динмөхәммәтов (Түбән Кама), Ирек Мәхмүтов (Түбән Кама).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев