Спорт

Көрәшчеләр келәмдә

Узган шимбәдә шәһәрнең «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш буенча яшүсмерләр арасында ачык республика турниры үтте. Ул шәһәрдәшебез, Россиянең спорт мастеры Константин Волков истәлегенә инде берничә ел рәттән уздырыла. Быелгы турнирда Зәй, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алексеевск, Мамадыш шәһәрләреннән 9 команда катнашты. Ярышларны тантаналы төстә шәһәр Советы рәисе...

Узган шимбәдә шәһәрнең «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш буенча яшүсмерләр арасында ачык республика турниры үтте. Ул шәһәрдәшебез, Россиянең спорт мастеры Константин Волков истәлегенә инде берничә ел рәттән уздырыла.

Быелгы турнирда Зәй, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алексеевск, Мамадыш шәһәрләреннән 9 команда катнашты. Ярышларны тантаналы төстә шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин ачты. Турнирның баш хөкемдары, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Илфат Имамиев сәламләде.

Константин Волков - яшь килеш арабыздан киткән егет. Әмма шушы аз гына гомерендә ул чын спортчы булып танылды. Укуда да сынатмады. Үсеп килүче яшь буынга аның уңышларын бүген үрнәк итеп куярлык.

170 яшүсмер арасында 10 үлчәү авырлыгында барган көрәшне күзәтүчеләр арасында Константин Волковны яхшы белүчеләр күп иде. Казаннан килгән спорт мастеры Мөслим Мөхетдинзода Константин белән көрәшеп йөргән елларны искә алды.

Келәмгә чыккан яшь көрәшчеләргә карагач, аларның җиңү дәрте белән януларын күрәсең, үз-үзләренә максат куеп үсеп килүләренә инанасың. Сәламәт яшәү рәвешенә тартылган яшүсмерләр - күркәм, матур. Алардан үз-үзләренә ышаныч хисе бөркелә.

Турнир нәтиҗәләре буенча "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары сынатмады. 27 килограмм үлчәү авырлыгында Рубин Малышев (тренер И. Хәйруллин) I урын алды. 33 килограммда - Александр Хисмәтуллин (Р. Салихов) - II, Дмитрий Петров (А. Терентьев) - III, 50 килограммда Әхмәт Биктурдиев - III урында. Ә менә 60 килограммда Зәй спортчылары гына көч сынашты. Анда Тимур Фаршатов - III, Михаил Савельев - II, Рөстәм Мөхәммәтҗанов I булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Көрәшчеләр келәмдә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт