Спорт

Көрәшчене искә алдык

Ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры, республика, Идел -Урал төбәге, халыкара турнирлар чемпио-наты җиңүчесе, шәһәр-дәшебез Константин Волковның якты истәлегенә багышланган традицион бәйге быел Бөтенроссия турниры буларак уздырылды. 8нче мәртәбә үткән ярышларда 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар, 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар көч сынашты. Анда Зәй, Чаллы,...

Ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры, республика, Идел -Урал төбәге, халыкара турнирлар чемпио-наты җиңүчесе, шәһәр-дәшебез Константин Волковның якты истәлегенә багышланган традицион бәйге быел Бөтенроссия турниры буларак уздырылды.

8нче мәртәбә үткән ярышларда 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар, 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар көч сынашты. Анда Зәй, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Тукай, Казаннан барлыгы 181 яшь көрәшче катнашты.

Үсеп килүче яшь буынны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, актив, максатчан тормыш алып баруга юнәлтү максатында Зәйдә спортның төрле төрләре белән мавыгу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Ирекле көрәш - малайларның да, кызларның да иң яратып шөгыльләнә торган спорт төрләренең берсе. "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә моңа кече яшьтән үк игътибар бирелә. Шәһәрдә дә, Иске Зәй бистәсендә дә бу юнәлештә берничә тренер эшли. Аларда берничә дистә малай, кыз шөгыльләнә. Константин Волков та - күптөрле спорт белән шөгыльләнү өстенә, аеруча җитди игътибарны ирекле көрәшкә биргән егет. Бу юнәлештә яшь кенә килеш зур уңышларга ирешеп, абруй казанган спортчының арабызда булмавы кызганыч, әлбәттә. Бүген ул, һичшиксез, үзе кебек максатчан, үз-үзенә ышанган спортчылар әзерләүгә республика күләмендә зур өлеш кертер иде. Ә бәхетсез очракка юлыгып һәлак булган Константинның эшен дәвам итүчеләрнең, аңа охшарга тырышучыларның менә шулай күп булуы куанычлы.

-Без бу ярышларда ел саен яшь, ирекле көрәшкә яңа гына кереп килүче балаларны катнаштырабыз. Константин Волковның алар кебек вакытын сөйләп, аның үз-үзен тотышын, җиңүгә омтылуын, ничек шөгыльләнүен тасвирлап, маяк итеп куябыз. Костя мәктәптә дә яхшы укыды, спортта да, җәмәгать эшләрендә дә актив булды. Аның үз артыннан башкаларны ияртү - лидерлык сәләте дә көчле иде. Өлкәннәр арасында да, яшьтәшләре арасында да абруй казанды. Ихтирамлы, итагатьле булуы белән аерылып торды. Максатыбыз - спортта да, тормышта да аның кебек буын тәрбияләү, - ди «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Илсур Зыятдинов.

Константинны Зәй спорт осталары гына түгел, күрше-тирә шәһәр-районнар тренерлары да үз шәкертләренә үрнәк итеп куя. Мәсәлән, Түбән Камадан ирекле көрәш буенча Россия спорт мастерлары Зөфәр Әхмәт-шин белән Рәис Булатов аны максатчан, көрәш техникасын кечкенәдән яхшы үзләштергән егет иде, дип искә ала, балалар белән эшләгәндә аның көрәш алымнарын истә тотып өйрәтүләрен әйтә.

Ярышларның баш хөкемдары Михаил Данилов Константин кебек егетләрнең ил үсеше өчен дә мөһимлеген ассызыклады. Тренерлар Азат Хәйруллин, Радик Сәлахов кул астында аның яшьтәшләре белән җитди шөгыльләнүен, алай гына да түгел, дисциплинага күнегүләрен билгеләде. Шулай ук быелгы ярышларның үзен-чәлегенә дә тукталды.

- Быелгы ярышта кем беренче 7 баллны җыя - шул җиңүче дип исәпләнә. Гомумән, көрәш келәменә җөрьәт итеп чыгучыны инде без өлешчә җиңүче дип исәплибез, чөнки монда әле беренче мәртәбә катнашучылар да бар, - диде ул.

Мәсәлән, араларыннан Дамир Шәйхетдинов республикакүләм ярышларда беренче тапкыр катнаша. Бу аңа алга таба шөгыльләнү өчен стимул бирә дип исәпли ул. Ә шәһәрдәшебез Ангелина Шириязданова 6 ел дәвамында бу төр көрәштә үзен сынап, республика беренчелегендә өч мәртәбә призлы урын алган. Әлеге турнирны ул быелгы ярышларга төп хәзерлек чарасы буларак билгели.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, райондашларыбыз арасында үз үлчәү категорияләрендә Артур Маврин, Сергей Карпов, Александр Хисмәтуллин, Данил Иванов җиңүче булды. Икенче урында - Марат Шәрипов, Ангелина Шириязданова, өченчедә - Аделина Маслова, Эльза Жданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Көрәшчене искә алдык
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт