Милли көрәш - Сабантуйларның йөзек кашы. Гаярь егетләрнең бил алышын карарга дип олысы-кечесе җыела. Алып батырлары бер-берсен екканда түмгәкләр тигезләнгәндәй була. Сабантуйларда баш батыр ачыкланмыйча, баганага бәйләп куелган тәкә аның җилкәсенә менеп "кунакламыйча", көрәш барган мәйданнан беркем китми. Район оешканнан бирле Зәйдә әнә шулай уза Сабантуйлар. Быел Сабантуй бездә 40нчы...
Милли көрәш - Сабантуйларның йөзек кашы. Гаярь егетләрнең бил алышын карарга дип олысы-кечесе җыела. Алып батырлары бер-берсен екканда түмгәкләр тигезләнгәндәй була. Сабантуйларда баш батыр ачыкланмыйча, баганага бәйләп куелган тәкә аның җилкәсенә менеп "кунакламыйча", көрәш барган мәйданнан беркем китми. Район оешканнан бирле Зәйдә әнә шулай уза Сабантуйлар. Быел Сабантуй бездә 40нчы мәртәбә узачак. Әлеге Сабантуйларда кемнәр батыр калды соң?
Милли көрәшнең күп гасырлык тарихы бар һәм ул Идел буе, Урал, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм дөньяның төрле кыйтгаларында зур популярлыкка ия. Көрәш гасырлар буе үскән һәм камилләшкән. Шуңа карамастан, аның үзенчәлеге, нәтиҗәле алымнары һәм нигезе югалмыйча саклана.
60нчы еллар уртасына кадәр милли көрәшне Сабантуйларда гына күреп була иде. Соңгы елларда турнирлар, Татарстан беренчелегенә багышланган ярышлар системалы төстә уздырыла. Бу - милли көрәш үсүгә алшарт. Спорт җәмгыятьләрендә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында милли көрәш түгәрәкләре эшли. Районда яшь көрәшчеләрне "Зәй" спорт мәктәбе үстерә. Көрәшне үстерүгә "Ватаным Татарстан" газетасының каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призына уза торган ярышлар зур өлеш кертә. Бу мәртәбәле турнир яшь көрәшчеләрне тәрбияләүдә зур мәктәп булып тора. Әлеге турнирга ел әйләнә әзерлек эше бара, аңа сайлап алу өчен урыннарда махсус турнирлар оештырыла. Бездә әлеге сайлап алу турниры - Ринат Фәрдиев истәлегенә узган ярыш. Мондый турнир районда дүртенче мәртәбә оештырыла. Муса Җәлил призына узучы турнирны олимпиада ярышларына тиңләрлек. Әлеге мәртәбәле турнир географиясе елдан-ел үсә. Ярышта чемпионнарның төшеп калуы, бернинди исеме булмаган спортчыларның чемпион булу очраклары да еш була. Быелгы турнирда республика, чит төбәкләрдән килгән 450 көрәшче үзен сынады.
Районда милли көрәш үсеше 70нче еллар уртасына туры килә. Зәйдән бу чорда Россия күләмендә үзләрен сынаган көрәшчеләр үсеп чыкты. Алар - Исмәгыйль Баязитов, Шамил Сәлахов, Максим Васильев, Раиф Сәхабетдинов, Әлфис Йосыпов (1989 елда Татарстан чемпионы).
Әлеге алып батырларының һәрберсе турында аерым язарлык. Район Сабантуена килгәндә, 40 ел эчендә иң күп батыр калган көрәшче - Максим Васильев. Ул 9 мәртәбә Сабантуй батыры булды (1982-1986 һәм 2005 елларда). Максим Петрович - өч мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә "Ватаным Татарстан" газетасы призына үткән турнир чемпионы һәм бер мәртәбә Татарстан чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы. Аңа үҗәтлек, сабырлык, яңа алымнар үзләштерү, хаталардан сабак алу кебек сыйфатлар хас. Ул - оста тренерлар Илфат Имамиев, Азат Хәйруллиннар кулы астында шөгыльләнгән көрәшче. Тәүге мәртәбә Түбән Биш авылы Сабантуенда батыр кала. Максим Петрович көрәш келәмендә үзен озак саклый алды. Хәзер ул үзе көрәшчеләр әзерли.
Зәй данын яклап күп мәртәбәләр бил алышкан, зур җиңүләр яулаган Раиф Сәхабетдиновка да аерым тукталырлык. Ул сигез мәртәбә Зәй Сабантуйлары батыры (1991-1998 елларда), Муса Җәлил призына үткәрелгән турнирларның өч мәртәбә авыр үлчәүдә, ике мәртәбә баш, бер мәртәбә икенче батыры булды. Шактый яшь көрәшчеләрнең кумиры ул.
Зәй көрәше тарихына мәрхүм Исмәгыйль Баязитовны алтын хәрефләр белән язарлык. Районда милли көрәшне пропагандалау эшен беренчеләрдән башлаучы ул. Белгечлеге буенча физик булган педагог Югары Пәнәче мәктәбендә көрәш түгәрәге алып бара һәм район өчен шактый көрәшчеләр, спортчылар үстерә. 1977 елда Татарстан чемпионы була. Исмәгыйль ага республикада беренчеләрдән булып "Россиянең спорт остасы" исеменә лаек була. Зәйдә биш мәртәбә Сабантуйның баш батыры була. Югары Пәнәчедә ел саен аның истәлегенә көрәш турниры уза. Яшь көрәшчеләрне чарлау өчен менә дигән бил алыш ул.
Пәнәче яклары - көрәшчеләр, спортчыларга бай төбәк. Әлеге төбәктән милли көрәш буенча Россия спорт остасы Шамил Сәлахов өч мәртәбә Сабантуйның баш батыры калды (1977-1980 елларда). 19 яшьтә Россия чемпионы булган көрәшче ул. 1972-1973 елларда зурлар арасында - Татарстан чемпионы,1974 елда ирекле көрәш буенча югары уку йортлары арасында узган көрәш бәйгесендә җиңүче, Идел буе хәрби округы, 1977 елда СССР Кораллы Көчләр чемпионы булды. Шамил Салихович көрәшче буларак кына түгел, ә милли көрәшне, спортның милли төрләрен үстерүгә үзеннән биниһая өлеш кертте. Ул спорт ветераны Гамир Таҗетдинов белән республикада беренчеләрдән булып спортның милли төрләрен үстерүгә булышлык итү федерациясен булдыра.
XXI гасыр татар көрәше тарихында Зәй Сабантуе чемпионы исемен дүрт мәртәбә Илфат Әшрәпов яулый (2000-2003 елларда). Илфат 1999 елда Муса Жәлил призына үткәрелгән турнирда - призер, 2000 елда Данил Галиев призына үткән бәйгедә чемпион була. Марс Шәрәфетдинов, Флер Ногманов, Әлфис Йосыпов, Петр Анисимов, Мансур Минһаҗев, Фәнил Хәйруллин, Илсур Зыятдинов, Әнвәр Гыйләҗиев, Айнур Шәфиев берәр мәртәбә батыр калдылар. Яшь көрәшчеләребез дә сынатмый. Узган ел Сабантуй батыры булып Сармашбаштан 18 яшьлек Радик Сәлахов калды. Ул - район гына түгел, республикада иң яшь баш батыр. Әлеге яшь көрәшчегә зур өметләр багларлык. Радик узган ел Казанда милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында узган республика, Уфада Россия беренчелеге һәм чемпионатында җиңүче булды. Районда өлкән һәм урта буын көрәшчеләргә алмашка яшь буын килә. Буыннар чылбыры өзелми, димәк.
Алда - 40нчы Сабантуй. Чал гасыр белән бүгенге көнне тоташтыручы быелгы Сабантуйда батыр булып тарихка кем кереп калыр? Өлкән, урта буынмы, әллә яшьләрме?.. Моны вакыт күрсәтер...
Редакциядән: Хөрмәтле укучылар! Әлеге язма белән газетабызда һәм сайтта районда милли көрәш тарихы, аның үсеше, келәм батырлары турында мәкаләләр бирүне башлыйбыз. Сездән язмалар көтеп калабыз.
Рәсемдә: Муса Җәлил исемендәге призга Зәйдә узган ярышлар (1997 ел).
Зәй командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев