Спорт ветераннарын хөрмәтләү, искә алу - яхшы фал. Районда ветеран спортчылар истәлегенә турнирлар оештыру традициясе яши. Якташыбыз, Россия чемпионы, спорт остасы Василий Николаев истәлегенә гер спорты буенча ел да оештырыла торган турнир быел республика беренчелеге итеп оештырылды. Аңа республиканың 15 район-шәһәреннән140 гер күтәрүче җыелды. Кем соң ул Василий Николаев? Спортның...
Спорт ветераннарын хөрмәтләү, искә алу - яхшы фал. Районда ветеран спортчылар истәлегенә турнирлар оештыру традициясе яши. Якташыбыз, Россия чемпионы, спорт остасы Василий Николаев истәлегенә гер спорты буенча ел да оештырыла торган турнир быел республика беренчелеге итеп оештырылды. Аңа республиканың 15 район-шәһәреннән140 гер күтәрүче җыелды. Кем соң ул Василий Николаев? Спортның нинди төрләрен үз иткән спортчы ул? Зәйдә гер спорты буенча республика беренчелеге узу очраклымы?
70нче еллар... Армия хезмәтен тутырып кайткан елны Василий 11 авылда Сабантуй батыры булып кала. Шул елны ук Югары Пәнәче мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә алына. Аннан мәктәпкә физика укытучысы булып классташы Исмәгыйль Баязитов эшкә кайта. Алар биредә бергәләп көрәш түгәрәге оештыра. Мәктәп өчен спорт кирәк-яраклары булдыру хәселен күрәләр. Штанга алып кайткач, авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләр арта. Исмәгыйль Баязитов белән Василий Николаев укучылары белән бергә үзләре дә спорт белән шөгыльләнә. Кыскасы, мәктәптә укучылар спорт белән "җенләнә" башлый. Биредә елның теләсә кайсы фасылында спорт уеннары оештырыла. Волейбол, баскетбол, милли көрәш буенча районда Югары Пәнәче мәктәбенә тиңнәр булмый. Остазларына карап шәкертләре дигәндәй, алар кулы астында шөгыльләнгән егетләр күрше-тирә авыл Сабантуйларында бил алыша, Казанга барып, яшьләр арасында узган ярышларда беренчелекне яулый.
-Авылдашым Василий Порфирьевич үзеннән үзе спортчы ясаган, гади, кешелекле, максатына ирешүчән иде. Без шәкертләрендә дә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышты, - дип искә ала аны спорт ветераны Шамил Сәлахов.
Шулай итеп, Пәнәче якларында спортка мөкиббән тулы бер буын үсә. Алар - Шамил Сәлахов, Әбүзәр Фатыйхов, Расим Биккинин, Фәргать Хәмитов, Альберт Шәяхмәтов, Иван Николаев, Хәниф Гомәров һ.б.лар. Василийны алар яратып, үз итеп, дядя Вася, дип йөртәләр.
Василий Николаевның спорт мәйданында уңышлары шактый. 1970 елда ул авыл спортчылары арасында узган РСФСР ярышларында җиңү яулый, Россиянең абсолют рекордын яңарта. 1971 елда Барнаулда узган РСФСР ярышларында беренче урынны алып, тагын өч рекордын яңарта. Аннан ныклап штанга күтәрү белән мавыга башлый. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлаган елларда күнегүләр ясау өчен, 30 чакрым ара үтеп, Чаллыга барып йөри. Тора-бара ул әлеге шәһәргә бөтенләй күченеп китә. Биредә штанга күтәрү буенча осталыгын арттыра. Һәм әлеге спорт төре буенча үткәрелгән Татарстан ярышларында өч тапкыр җиңә. 1974 елда якташыбыз СССРның спорт мастеры нормасын үти. Кыскасы, Василий Порфирьевич милли көрәш буенча - бер тапкыр Россия, биш тапкыр Татарстан чемпионы; гер күтәрүдә - ике мәртәбә Россия, өч мәртәбә Татарстан чемпионы; штанга күтәрү буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы була. Өч төрле спорт һәм мәртәбәле күпме исем! Гади авыл егетенең үз өстендә армый-талмый эшләве, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында спортның өч төре буенча уңышлары сокландыргыч. Кызганыч, легендар спортчы дүрт ел элек - 63 яшендә арабыздан китте. Андыйлар онытылырга тиеш түгел.
Татарстан беренчелеген ачу тантанасында якташыбызның ничек итеп спортка килүе, уңышлары, аның дәвамчыларын булдыру турында бәян ителде. Ярышта Василий Николаевның шәкертләре, спорт ветераннары, улы Василийның катнашуы аны мәртәбәләде. Соңгы елларда Зәйдә гер спортын үстерүгә игътибар зур. Гер күтәрүчеләребез республикада, аннан читтә дә танылып килә. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен әллә нинди җиһазлар, мөмкинлекләр дә кирәк түгел. Иң мөһиме - теләк булу зарур. Яшь буынга гер күтәрү остасы, Дөнья призеры Рафис Гатин остазлык итә. Бу спорт төре политехник колледжда һәм Сәвәләй мәктәбендә дә үсеш алып килә. Политехник колледжда студентлар белән Дамир Каюмов, Сәвәләйдә исә яшүсмерләр белән Анатолий Слепцов шөгыльләнә. Айнур Гатин, Александр Кондрабаев, Аркадий Брагин, Данил Рябов һ.б.лар бу спорт төренә фанатларча бирелгән. Алар - гер күтәрү буенча Татарстан чемпионнары, Россия призерлары.
-Ярышлар ике яшь төркемендә, җиде үлчәү авырлыгында оештырылды. Яшүсмерләр шактый шомарган, кулларында герләрне уйнаттылар гына, тренерлары алар өчен җан атты. Шунысы куанычлы, беренчелектә зәйлеләр уңышлы чыгыш ясады. Үз яшьтәшләре арасында, үз үлчәү авырлыгында Аркадий Брагин, Айнур Гатин, Александр Кондрабаев җиңүче булды, Данил Рябов белән Николай Белов - II, Артем Черкасов белән Андрей Барсуков III урында. 1999 елда туганнар һәм яшьрәкләр арасында Югары Ослан командасы җиңүче булды. 1996-1997 елларда туучылар арасында узган ярышта Зәй командасы җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарны Азнакай белән Минзәлә командалары бүлеште.
Кеше китә, үзеннән соң матур эшләре кала. Алай гына да түгел, легендар спортчы Василий Николаевның дәвамчылары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев