Көрәшчеләр турында чираттагы язмабыз Түбән Пәнәчедә туып-үскән Василий Николаевка багышлана. Исән булса, аңа быел 65 яшь тулган булыр иде. Ул көрәшче генә түгел, авыр атлетика белән дә шөгыльләнә иде. Василий Порфирьевич Бигеш мәктәбен тәмамлый. Ул мәктәптә укыган елларда ук спортка мөкиббән була. Авылдан урманга кадәр үз чаңгы юлын сала. Мәктәпкә...
Көрәшчеләр турында чираттагы язмабыз Түбән Пәнәчедә туып-үскән Василий Николаевка багышлана. Исән булса, аңа быел 65 яшь тулган булыр иде. Ул көрәшче генә түгел, авыр атлетика белән дә шөгыльләнә иде.
Василий Порфирьевич Бигеш мәктәбен тәмамлый. Ул мәктәптә укыган елларда ук спортка мөкиббән була. Авылдан урманга кадәр үз чаңгы юлын сала. Мәктәпкә чаңгы белән укырга йөри. Спорт турында китаплар укый. Мәктәптә ул катнашкан волейбол, баскетбол командалары район, республикакүләм ярышларда призлы урыннар ала. Василий шәхсән үзе чаңгы ярышларында районда алдынгы урыннар яулый. Шул чорда ул гер күтәрү белән дә шөгыльләнә. Мәктәптә бу елларда физкультураны көчле педагог Рәис Сәлимҗанов укыта. Ул Василийда булган көч-егәр, физик әзерлеккә, милли көрәшкә булган хөрмәтенә тиешле юнәлеш бирә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Василий милли көрәш буенча Чаллы Сабантуенда 8 мәртәбә батыр кала. Ә беренче мәртәбә батыр калуы туган авылы Урта Пәнәчедә була. Туган авылыңда батыр калу - үзе бер горурлык, моны батырлар яхшы аңлый. Шул җиңүеннән соң үз өстендә ныклап эшләү кирәклегенә төшенә ул.
Якташыбыз армия хезмәтен Германиянең Лейпциг шәһәрендә уза. Ул анда да спорт белән шөгыльләнүен туктатмый. Армия аның өчен зур тормыш мәктәбе була, үз көчен, егәрлеген, осталыгын чарлау өчен зур мөмкинлекләр бирә. Хезмәтен тутырып кайткан елда Василий 11 авылда Сабантуй батыры булып кала. Аны Югары Пәнәче мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә алалар.
Аннан әлеге мәктәпкә физика укытучысы булып классташы Исмәгыйль Баязитов эшкә кайта. Алар биредә бергәләп көрәш түгәрәге оештыра. Мәктәп өчен спорт кирәк-яраклары булдыру артыннан йөриләр. Штанга алып кайткач, авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләр саны да арта. Исмәгыйль Баязитов белән Василий Николаев укучылары белән бергә үзләре дә спорт белән шөгыльләнә. Кыскасы, мәктәптә балалар спорт белән "җенләнә" башлый. Биредә елның теләсә нинди фасылында спорт уеннары оештырыла. Волейбол, баскетбол, милли көрәш буенча районда Югары Пәнәче мәктәбенә тиңнәр булмый.
Остазларына карап шәкертләре дигәндәй, алар кулы астында шөгыльләнгән егетләр күрше-тирә авыл Сабантуйларында бил алыша, Казанга барып, яшьләр арасында узган ярышларда беренчелекне алып кайта.
- Василий Порфирьевич минем остазым иде, вафатына берничә көн кала да аның белән спорт турында сөйләшеп утырдык, - дип искә ала аны спорт ветераны Хәниф Гомәров.
Шулай итеп, Пәнәче якларында спортка мөкиббән тулы бер буын үсә. Алар - Шамил Сәлахов, Әбүзәр Фатыйхов, Расыйм Биккинин, Фәргать Хәмитов, Альберт Шәяхмәтов, Иван Николаев һ.б.лар. Василийны алар яратып, үз итеп, дядя Вася, дип йөртәләр.
Василий Николаевның спорт мәйданында уңышлары шактый. 1970 елда ул авыл спортчылары арасында узган РСФСР ярышларында җиңү яулый, Россиянең абсолют рекордын яңарта. 1971 елда Барнаулда узган РСФСР ярышларында беренче урынны алып, тагын өч рекордын яңарта. Аннан штанга күтәрү белән мавыга башлый. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлаган елларда күнегүләр ясау өчен, 30 чакрым ара үтеп, Чаллыга барып йөри. Тора-бара ул әлеге шәһәргә бөтенләй күченеп китә. Биредә штанга күтәрү буенча осталыгын арттыра. Һәм әлеге спорт төре буенча үткәрелгән Татарстан ярышларында өч тапкыр җиңә. 1974 елда якташыбыз СССРның спорт мастеры нормасын үти. Кыскасы, Василий Порфирьевич милли көрәш буенча - бер тапкыр Россия, биш тапкыр Татарстан чемпионы; гер күтәрүдә - ике мәртәбә Россия, өч мәртәбә Татарстан чемпионы; штанга буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы була. Өч төрле спорт һәм мәртәбәле күпме исем... Василий Николаев кебекләр 100 елга бер туадыр. Андыйларның исемен тарихка алтын хәрефләр белән язарлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев