Чемпионнарга теләктәшлек итәбез Без гаять мөһим вакыйгалар камалышында: Сочида кышкы Уеннарда Россия командасының җиңү шатлыгы белән бу көннәрдә биредә узучы Паралимпия уеннары барышын күзәтәбез. Икесе дә россиялеләр өчен рекордлы уңыш китерде. Без - журналистлар җирле матбугатта дөньякүләм мөһим уеннар барышын яктыртып барырга тырышабыз. Паралимпия уеннары кыза барган көннәр. Физик мөмкинлекләре...
Чемпионнарга теләктәшлек итәбез
Без гаять мөһим вакыйгалар камалышында: Сочида кышкы Уеннарда Россия командасының җиңү шатлыгы белән бу көннәрдә биредә узучы Паралимпия уеннары барышын күзәтәбез. Икесе дә россиялеләр өчен рекордлы уңыш китерде. Без - журналистлар җирле матбугатта дөньякүләм мөһим уеннар барышын яктыртып барырга тырышабыз. Паралимпия уеннары кыза барган көннәр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар үз-үзләрен генә түгел, көндәшләрен җиңәргә сәләтлеләр, яшәүдән ваз кичеп, гомерләрен чикләргә теләүчеләр өчен - өлге, горурлык алар. Рушан Миннегуловның 20 чакрымга чаңгы узышында чемпион булуы кайсы татарстанлыны сокландырмады икән?! Марта Зәйнуллинабыз чыгышы да сокландыра. Россия командасы Паралимпия башыннан уңышлы чыгыш ясый: алар кулында 47 медаль, шуның 18е - алтын (72 комплект медаль уйнатылачак). Хоккейчылар финал ярышларында үзләрен сыный. Уен ахырына кадәр спортчыларыбызның тагын да зур җиңүләре белән шатлык китерүләренә шик юк. Паралимпияне карарга кунак итеп чакырылган инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов кәрәзле телефоннан ярышлар барышы, чемпионнарыбыз турында горурлану хисе белән хәбәр итеп тора. Олимпиада Уеннарының гына беренче яртысы шатлык китермәде. Германия, Норвегия, Голландия спортчылары ярыша-ярыша медаль чүпли барды. Спортчыларыбыз Ванкувердан да начар чыгыш ясарлар, хаталардан сабак алмадылар микәнни, дигән уй һәр россияле башыннан узгандыр. Күңелне төшермәдек, барысы да алда, яхшыга өметләник, дип газета укучыларны тынычландырып килдек. Зәйлеләр спортҗанлы, дөньякүләм мөһим уеннарга битараф түгел. Зәй - Олимпия чемпионнары - хоккей буенча Евгений Давыдов, чаңгычы Федор Симашевны биргән төбәк. Югары Баграж егете Федор Симашев - биш яшеннән әтисе ясап биргән имән чаңгыда чыныгып үсеп, дөньяның иң биек спорт үренә менгән спортчы. 1972 елда Саппарода 4х10 чакрым эстафетада - чемпион, биредә үк 15 километр арага узышта көмеш медальгә лаек булды. 70нче елларда кәрәзле телефон түгел, гади телефон, телевизор, радио да юк чак. (Федорның әтисе улының Олимпия чемпионы булуын батарея белән эшләүче радиодан ишетә, татарстанлылар, шул исәптән зәйлеләр олимпиячене уен беткәч "Комсомольская правда" газетасыннан укып беләләр). Ул еллар белән бүгенгене чагыштырырлык түгел: җиңүчеләрне шул мизгелдә секунды, секундның бер өлеше белән беләбез. Олимпия уеннарын карарга барган ТР чаңгы һәм биатлон Федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев телефоннан россиялеләрнең уенда ныклы үз позицияләрен булдырачакларына ышандырып килде. Трасса әзерләү группасында эшләгән Зәйдән яшь чаңгычыларыбыз Петр Коронов белән Дмитрий Кочеванов та Эдуард Галиев сүзләрен тәкърарладылар. Бар эш нияттә. Уеннар ахырында спортчыларыбызның уңышлары зур каһарманлыкка тиң. Алар без - россиялеләргә шатлык китереп, 33 медаль яулады, шуның 13е - алтын. Олимпиячеләр СССР тарихындагы рекордларны да чыжлап узып китте. Иң мөһиме, көтелмәгән шорт-трек, сноуборд, бобслей кебек популяр булмаган спорт төрләреннән алтын медаль яуланды. Олимпия уеннарында беренче номерлы спорт төре буларак каралган хоккей россиялеләрнең ышанычын акламады. Чаңгычылар без көткәнгә ирешә алмады.
-Татарстанлы Анастасия Доценко белән Наталия Жукова күз алдында үскән, "Ялта-Зәй" чаңгы базасында берничә ел әзерлек узган чаңгычыларыбыз, -ди Эдуард Галиев.
Дебютант чаңгычы Наталия Жукова үсеше сокландыра. Олимпиадада эстафетада икенче күрсәткеч аныкы. Россия чаңгы Федерациясе президенты Елена Вяльбе эшлекле визит белән "Ялта-Зәй"гә соңгы килүендә Наталия Жуковага зур өметләр баглавын бәян иткән иде. Гомумән, Татарстан кызлары командада иң яхшылар булды.
Эдуард Галиев Олимпиададан зур тәэсирләр белән, эш өчен күп нәрсәгә өйрәнеп кайтуын әйтә.
-Олимпиадада бөтен нәрсә, гомумән, вак кына нәрсәләр дә уйланылган. Президент Владимир Путинның Уеннар барышын күзәтүе, халык арасында булуы, шул яссылыкка төшеп, һәр ил делегациясе белән очрашуы сокландырды. Иң мөһиме, Олимпиада барганда бөтен милләт, аеруча россиялеләр берләште. Россия-дән булу һәркемдә горурлык хисе уятты. Гомумән, планетар чара Россиянең абруен күтәрде, - ди чаңгы федерациясе вице-президенты.
Олимпиада барган көннәрдә "Ялта-Зәй"дә яшүсмерләр, яшьләр арасында күпсанлы Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Олимпиададан алган тәэсирләр, "Ялта-Зәй" чаңгы базасындагы үзгәрешләр, федерация алдында торган мөһим эшләр турында ялкынланып сөйли вице-президент.
Олимпиячеләр үстерәбез
Татарстан чаңгы базасы - "Ялта-Зәй"дә зур күләмле үзгәртеп кору эшләре төгәлләнүгә бара. Проект республика бюджеты хисабына һәм "Челтәр компаниясе" АҖ булышлыгы белән финаслана. Биредә ашханә үзгәртеп корылып, ике мунча, сауна булдырылды. Дүрт катлы итеп үзгәртелгән кунакханә барлык уңайлыклары булган бер һәм ике кешелек бүлмәләрдән тора, ул берьюлы 250 кешене кабул итә алачак. Аның бер корпусы әзер, икенчесе март ахырында әзер булачак. Элекке федерация офисы көтү залы итеп үзгәртелеп, анда кафе-бар, радиоузел, медицина бүлмәләре урын алды. Әлеге залда инвалидлар өчен махсус бәдрәфләр булдырылды. Көтү залы белән кунакханә җир асты юлы аша тоташтырыла: биредә әлеге аралыкны көйләү, сылау-буяу эшләренә әзерлек бара.
- Стадионга килгәндә, ул Сочидагы стадионнан күләме, уңайлылыгы белән калышмый. Анда урнаштырылган экран да нәкъ Сочидагы кебек. Трассаның алты ноктасында видеокамералар урнаштырылды. Стадионда басып торучылар ярыш барган һәр мизгелне күзәтеп тора алачак. Биредә ярышларда хөкемдарлык итү өчен яңа аппаратура, таблолар бар, халыкара таләпләр буенча ратификация эшләячәк, без дөрес юлда, халыкара таләпләр дәрәҗәсендә,- ди ТР биатлон һәм чаңгы Федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.
Май ахырында Россия чаңгы Федерациясе ХVII хисап-сайлау жыелышының «Ялта-Зәй»дә узуы очраклы түгел. Әлеге чарага Олимпия чемпионнары килү дә көтелә. Иң мөһиме, чаңгы базасында яшь, өметле чаңгычылар өчен үсәргә барлык мөмкинлекләр бар, алар ел әйләнә биредә шөгыльләнә, чыныгу ала. Илшат Фәрдиев биредәге шөгыльләрне күзәтергә, чаңгы ярышларында катнашырга, спортчылар белән аралашырга, җиңүчеләрне үзе котлап, аларга киңәшләр бирергә тырыша. Федерация президенты бу көннәрдә яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты, Татарстан командасын Россия ярышларына озату шаһиты булды. Булачак чемпионнар Зәйдә әнә шулай тәрбияләнә, үсеш ала. Бүгенге Татарстан, Россия чемпионнары Олимпиада чемпионнары, призерлары булып, пьедесталга басып, Россия гимнын яңгыратачагына өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев