Спорт

Рухлары белән көчле алар

Теләк булганда, һәр эштә уңышка ирешергә мөмкин. Моның шулай булуын "Факел" ял лагеренда инвалидлар арасында узган шахмат, шашка буенча Татарстан чемпионаты раслады. Чыннан да, рухлары белән нык кешеләргә бернинди киртә дә юк. Моңа Европа чемпионатының күп мәртәбә призеры, биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогы призеры Ирина Полякова (гомере буе...

Теләк булганда, һәр эштә уңышка ирешергә мөмкин. Моның шулай булуын "Факел" ял лагеренда инвалидлар арасында узган шахмат, шашка буенча Татарстан чемпионаты раслады. Чыннан да, рухлары белән нык кешеләргә бернинди киртә дә юк. Моңа Европа чемпионатының күп мәртәбә призеры, биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогы призеры Ирина Полякова (гомере буе протезда йөргән ханымга физик җитешсезлек киртә түгел), җиде мәртәбә Паралимпия чемпионы Оксана Савченко - дәлил. 2014 елда Сочида Паралимпия уеннарында республикадан Рушан Миннегулов, Рамил Илалетдинов катнашачак.

Хәрәкәтсез, урын өстенә калган инвалидларның шөгыль табып, тормыштан тәм табып яшәүчеләре шактый. Инвалидлар җәмгыятенең физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында физкультура-спортны пропагандалау юнәлешендә эшләве куандыра. Алар республика спорт бәйгеләрендә еш призлы урыннар алып килә, үзләрен сәнгатьтә дә сынатмыйлар, төрле спорт түгәрәкләре һәм секцияләрдә шөгыль-ләнәләр, кызыклы, файдалы яллар оештыралар. Җәмгыять рәисе Илдус Талипов җәмгыять тормышын җанлы итү, алар тормышта үзләрен кирәкле итеп тойсыннар өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Район җитәкчелеге тарафыннан да инвалидларга игътибар зур: җәмгыятьнең ярышларга йөрүче командасы спорт киемнәре белән тәэмин ителде.

Шахмат, халыкара һәм рус шашкасы буенча Татарстан чемпионатын тиешле югарылыкта оештыру һәм үткәрүгә ирешелде. Чемпионатны ачу тантанасында Россиянең атказанган тренеры, Татарстан инвалидлары физкультура һәм спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина район башлыгы Татьяна Воропаевага физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында физкультура һәм спортны пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Чемпионатта республика районнарыннан 19 команда, 120дән артык инвалид катнашты. Ярыш 8 турны үз эченә алды. Уен түгәрәк системасы буенча барды. Шахмат, шашка уеннары аерым бүлмәләрдә узды. Чемпионатка килгән һәркемне уртак максат - үз-үзеңне җиңеп, яшәү мәгънәсен табу берләштерә.

Беренче көндә Актаныш, Азнакай, Саба командаларына тиңнәр булмады. Күзе начар яки бөтенләй күрмәгәннәрнең уен алып барулары сокландыра. Беренче көндә шәһәрдәшебез Нәфыйк Нурәйманов Алабугадан килгән бернәрсә күрмәүче көндәше белән уйнады. Шулай ук Әлмәттән килгән күрмәүче Әлфис Баһаутдинов та уенда физик киртә юк дип саный.

-Башның эшләве кирәк, мин шахматны тотып карап та беләм, алдагы йөрешне уйлап уйныйм, - ди ул.

Актаныштан Лилия Вәлиеваның Зәйгә икенче мәртәбә килүе икән. Бүген миңа бәхет елмайды, ди ул. Аңа Зәйдә чемпионат узу ошый.

-Ял да итәбез, аралашабыз да, шахмат-шашкага булган осталыгыбызны да сыныйбыз, - ди Түбән Кама инвалидлар җәмгыяте рәисе Резеда ханым Колнецкая. Ул команда күрсәткечләре белән кызыксынып тора. Безнең Әнисә Шәфиева белән Антонида Николаева бер уенда икесе бергә туры килде. Берсенең дә сынатырга исәбе юк.

-Зәй инвалидлар җәмгыяте ныклы үз урынын булдырды, күп кенә спорт төрләреннән уңышлы чыгыш ясый, - ди Фәридә Сафиуллина команда турында.

Чемпионат өч көн буе барды. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең команда рус шашкасы буенча - I, халыкара шашка буенча - II, шахматтан IX урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Рухлары белән көчле алар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт