Зәйдә инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча узган Татарстан чемпионатында безнең җәмгыятьтән команда составында Альберт Мөхәммәдиевне күреп сокланып кайткан идем. Ул үзен шахмат буенча сынады. Көндәшләре белән салмак кына, уйлый-уйлый уйнаган, уйчан карашлы, кабарып торган чәчле, күркәм кыяфәтле Альберт агага күпләр игътибар иткәндер. -Җәмгыятьтә оста шахмат уй-научы, актив тормыш алып баручы бер...
Зәйдә инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча узган Татарстан чемпионатында безнең җәмгыятьтән команда составында Альберт Мөхәммәдиевне күреп сокланып кайткан идем. Ул үзен шахмат буенча сынады. Көндәшләре белән салмак кына, уйлый-уйлый уйнаган, уйчан карашлы, кабарып торган чәчле, күркәм кыяфәтле Альберт агага күпләр игътибар иткәндер.
-Җәмгыятьтә оста шахмат уй-научы, актив тормыш алып баручы бер әгъзабыз ул, - дип җылы итеп сөйли аның хакында инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов.
Бу көннәрдә без аны күреп, якыннан сөйләштек, аралаштык. Җор телле, оптимист рухлы, кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты Альберт абый. Язмыш сыгылдырып сынаса да сыгылмаган, бирешмәгән.
Альберт ага тумышы белән Түбән Кама районы Каенлы авылыннан. Сау-сәламәт булып дөньяга килә ул. 3 яшендә полиомиелит авыруыннан аяксыз кала, дөрес-рәге, аякларының йөрерлек ныклыгы булмый, шуңа ул таяк белән йөри. Мәктәпне тәмамлагач, 1959 елда икмәк кабул итү предприя-тиесенә эшкә килә. Бирегә икмәк кабул итүче хезмәткәр буларак эшкә урнаша. Һәм шул килүеннән Зәйдә төпләнеп кала. Предприятиедә ул башкарган вазифа икмәк тапшырган колхозлар белән исәп-хисап ясаудан гыйбарәт була. Аннан аны биредә хисапчы итәләр. Тәҗрибә туплаган белгеч тимер-бетон корылмалар заводына баш хисапчы булып эшкә күчә. Биредә эшләгәндә Казан финанс-икътисад институтын читтән торып тәмамлый. Күрше Тоба авылы (Түбән Кама районы) кызы Мөнзилә белән гаилә кора. Мөнзилә дә тимер-бетон корылмалар заводында эшли. Шул рәвешле, Мөхәммәдиевлар заводта гаиләләре белән хезмәт куя. Алар Үзбәкстан якларында да яшәп, эшләп алырга өлгерә. 1982 елдан исә Альберт абый "ПМК-106" оешмасына баш хисапчы булып эшкә керә. Биредә сигез елдан артык хезмәт куя. Өч егет - Айрат, Айдар, Альфредны тәрбияләп үстерәләр.
-Мөнзилә апаңа һәйкәл куярлык. Мин инвалид белән бөтен авырлыкны үз өстенә алып, уфтанмыйча гомер итә, Ходай аны сәламәтлектән аермасын, - дип тели Альберт абый.
Ә бит Мөхәммәдиевлар зур хуҗалык тотып, үз йортлары белән яшиләр. Бөтен эшне Мөнзилә апагыз улларыбыз белән бергәләп башкара, ди ул.
Альберт абый элек бер таяк белән йөрсә, хәзер инде ике таяк белән хәрәкәтләнә. Ул егылып ел ярым урын өстендә ята. Ләкин мин инвалид дип кул кушырып утырмый, элек фотога төшерү, аны ясау белән мавыккан. Хәзер исә шахмат уйный. Шахмат исәпләрне бетерә, фикерләү сәләтен, аң-зиһенне арттыра, күңел күтәренкелеге бирә, ди. Инвалидлар җәмгыятендә ул шахматчы Нәфыйк Нурәйманов белән уйнарга ярата, оста уйный, ди ул көндәше хакында. Кая барса да, үзенә шахмат уйнарга әвәс кеше таба. Элек район данын яклап инвалидлар арасында узган республика ярышларында армспорт буенча уңышлы чыгыш ясый иде Альберт Мөхәммәдиев, хәзер исә шахмат буенча ярышларга йөри, ди Илдус Талипов. Бер ярышка барып кайту аңа көч-куәт өсти икән. Шул рәвешле, ага күңелен төшерми, язмыш сынавына бирешми, булганына шөкерана кылып яши. Авырлыклар алдында каушап кына калмаска кирәк, һәр проблема, борчу-мәшәкать чишелеш таба. Көчле рухлы булыгыз, дип тели Альберт ага зәгыйфь, авыру-хаста булучыларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев