Түбән Камада РФ спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча II ачык Бөтенроссия турниры узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән, Казахстан, Үзбәкстан һәм Монголиядән 300дән артык яшь көрәшче үзен сынады. Турнирда "Зәй" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясады. Рамил Фәрхетдинов (тренеры А. Минһаҗев) - I,...
Түбән Камада РФ спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча II ачык Бөтенроссия турниры узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән, Казахстан, Үзбәкстан һәм Монголиядән 300дән артык яшь көрәшче үзен сынады. Турнирда "Зәй" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясады. Рамил Фәрхетдинов (тренеры А. Минһаҗев) - I, Руслан Миннехуҗин (С. Цыганов), Юлия Ильина (Р. Салихов), Диана Урамова (Л. Кәлимуллин), Карина Кириллова (Р. Салихов), Екатерина Бусова (Р. Салихов) - II, Булат Гадершин (И. Гадершин), Илона Владимирова (Р. Салихов), Ангелина Федорова (Р. Салихов) III урын алды. Команданы ярышларга тренерлар Равил Салихов, Рамил Салихов, Регина Салихова әзерләде.
* * *
Түбән Камада йөзү буенча "Нефтехимик" спорт комплексы беренчелеге узды. Ярышта Идел буеның 11 шәһәреннән спортчылар катнашты. Анда "Зәй" спорт мәктәбеннән Сергей Степанов 50 метр арага баттерфляй йөзүе буенча III урын алды (тренеры - Рәисә Галимова).
* * *
Узган атнада Уфада милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда Мәскәү, Чиләбе, Оренбург, Төмән, Киров һ.б. шәһәрләрдән 700гә якын көрәшче катнашты. Татарстан командасы составында Радик Сәлахов үз үлчәү авырлыгында чемпион булды. Аның тренеры - әтисе Сирень Сәлахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев