Баулыда яшь хоккейчыларның "Алтын алка" клубы призына ярышлар узды. Аларда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Зәй командалары көч сынашты. Әлеге ярышта Зәй командасы III урынга лаек булды. * * * Урыссуда яшьләр арасында гер спорты буенча ТР беренчелегендә Зәй командасы уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыгында Айнур Гатин, Александр Кондрабаев,...
Баулыда яшь хоккейчыларның "Алтын алка" клубы призына ярышлар узды. Аларда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Зәй командалары көч сынашты. Әлеге ярышта Зәй командасы III урынга лаек булды.
* * *
Урыссуда яшьләр арасында гер спорты буенча ТР беренчелегендә Зәй командасы уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыгында Айнур Гатин, Александр Кондрабаев, Расим Әхмәтҗанов чемпион булды. Кирилл Кондрабаев, Алексей Кондратьев - III урында.
* * *
«Яшьлек» Боз сараенда яшүсмерләр арасында хоккей буенча ТР Беренчелеге узды. Анда Чирмешән, Самара, Әлмәт, Зәй командалары осталыкларын сынады. Ярышта Зәй командасы III урын алды.
* * *
«Яшьлек» Боз сараенда яшьләр арасында "Татнефть" АҖ кубогына хоккей ярышларында "Вектор-Н" командасы (Зәй) "Сокол"ны (Түбән Кама) 12:0 исәбе белән җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев