Спорт

Спорт яңалыклары

Актанышта милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына ярышлар узды. Анда "Зәй" спорт мәктәбеннән Булат Гадершин үз үлчәвендә (тренеры Илфат Гадершин) җиңү яулады. Казанда яшүсмерләр һәм ирләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы кубогына узган ярышларда бездән Валерий Уразайкин, Руслан Миннехуҗин, Алексей Некратов, Алексей Алешкин, Константин Бәҗитов, Назыйм...

Актанышта милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына ярышлар узды. Анда "Зәй" спорт мәктәбеннән Булат Гадершин үз үлчәвендә (тренеры Илфат Гадершин) җиңү яулады.

Казанда яшүсмерләр һәм ирләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы кубогына узган ярышларда бездән Валерий Уразайкин, Руслан Миннехуҗин, Алексей Некратов, Алексей Алешкин, Константин Бәҗитов, Назыйм Мәҗитов үз үлчәүләрендә III урын алды.

«Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында волейбол буенча шәһәр беренчелегенә финал ярышлары узды. Анда башкарма комитет, эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе, "Инвестстройсервис" ҖЧШ, ГРЭС, "Техно", җылылык челтәрләре предприятиесе, "Мефро" командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча ГРЭС - I, эчке эшләр бүлеге - II, "Инвестстройсервис" III урында.

Күптән түгел бадминтон буенча "Лига Республики" ярышлары үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча ирләр арасында Никита Кулагин җиңүче булды, Игорь Харитонов - II, Григорий Огурцов III урында. Кызлардан Анастасия Крайнова - җиңүче.

Җиңел атлетика буенча "Чаңгычы" спорт мәктәбе беренчелегендә 60 кеше катнашты. Кызлардан (төрле яшьтә) 300 метр арага йөгерүдә - Гүзәл Тучина, Заринә Игнатьева, Аделина Юнысова, Камилә Сафина, яшүсмерләрдә - Илдар Салихов, Артем Куркин, Артур Вахнев, Илья Глухов, 600 метр арага йөгерүдән Дмитрий Лисов, Артур Хәйруллин җиңүчеләр булды.

Шәһәрнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында авыл мәктәпләре командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Кызлардан I урынны - Югары Пәнәче, егетләрдән Чыбыклы мәктәбе командалары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Спорт яңалыклары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт