Спорт

«Татарстан чаңгычылары көчле»

Олимпия чемпионы, Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбеның «Ялта-Зәй»дә булып китүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге форсаттан файдаланып, без аның белән очрашып, «Ялта-Зәй» чаңгы үзәге үсеше перспективалары, киләчәктә нинди ярышлар узачагы һ.б.лар хакында кызыксындык. -Елена Валерьевна, әңгәмәне үзегез белән таныштырудан, зур спортка ничек килүегездән башлыйк әле... - Мин Магаданда туып-үстем....

Олимпия чемпионы, Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбеның «Ялта-Зәй»дә булып китүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге форсаттан файдаланып, без аның белән очрашып, «Ялта-Зәй» чаңгы үзәге үсеше перспективалары, киләчәктә нинди ярышлар узачагы һ.б.лар хакында кызыксындык.

-Елена Валерьевна, әңгәмәне үзегез белән таныштырудан, зур спортка ничек килүегездән башлыйк әле...

- Мин Магаданда туып-үстем. Ул вакытта шәһәребездә чаңгы спорты белән бокс үсеш алган иде. Мине бик кечкенәдән чаңгыга бастырганнар. 8 яшьтән инде чаңгыда җитди шөгыльләнә башладым. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә шөгыльләрне калдырмыйча йөрдем. Әти-әниләр чаңгы спортына мөкиббән булуым сәерсенделәр, дөресрәге, бик риза булмадылар. Шөгыльләргә бару өчен яхшы укырга, йортта хуҗалык эшләрен башкарып бетереп йөрергә туры килде. Шул рәвешле, чаңгы спортына булган мәхәббәткә беркем, бернәрсә дә комачаулый алмады. Тәүге җиңүем Россия чемпионатында булды: анда II урынга лаек булдым. 1989 елда исә Дөнья чемпионатында җиңдем. 14 мәртәбә - Дөнья чемпионаты, 5 мәртәбә Дөнья кубогын оттым. Бер-бер артлы җиңүләр мине Олимпиадага китерде. 1992 елда - Альбервиль, 1994 елда - Лиллехаммер, 1998 елда Наганода узган Олимпиадаларда чемпион булдым. Бер нәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Һәр җиңү артында тырышлык, үҗәтлек ята.

- Россия чаңгы федерациясен җитәкләүгә кайчан алындыгыз?

- Спорт карьерасын 30 яшем тулгач, Наганода узган Олимпиададан соң тәмамладым. Россия чаңгы федерациясен өч елдан артык җитәклим. Әлеге федерация эшчәнлеге чаңгы спортын пропагандалау һәм популярлаштыруны күздә тота, ул 1992 елдан эшли. Федерация Россиянең 61 субъекты биләмәсендә эшчәнлек алып бара.

- Татарстан чаңгычылары турында фикерегез?

- Татарстаннан яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында көчле чаңгычылар бар. Россия командасы составында чыгыш ясаучы Андрей Маркин, Наталья Жукова, Алия Иксанова, Анастасия Доценколарга аерым тукталып узарлык.

- Аларның Олимпиадада катнашу мөмкинлеге бармы?

- Бар һәм мин аларга зур өметләр баглыйм. Әлеге спортчылар узган ел Россия җыелма командасы составында катнашып килде һәм алар Сочи Олимпиадасына эләгү өчен дә дәгъвачы булып тора.

- Олимпия чемпионы Федор Симашев белән таныш идегезме?

-Кызганычка каршы, аның белән очрашырга туры килмәде. Кешелекле, кече күңелле, үтә көчле якташыгыз белән хаклы горурлана аласыз. Зәй - чаңгычыларга бай төбәк, аның өчен сездә мөмкинлекләр дә бар. Янә бер шундый легендар чаңгычы булмый калмас, шәт. Федор Петровичка туган авылы мәктәбендә музей ачылуны да ишетеп беләм. Анда барып чыгарга җай гына юк. "Ялта-Зәй" чаңгы үзәгендә федерация офисында аңа багышланган милли музей оештырылу куандыра. Федор Симашев моңа лаек, икенчедән, яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләү өчен дә кирәкле эш дияр идем.

- «Ялта-Зәй» чаңгы үзәге үсеш перспективалары турында берничә сүз.

-Үзәктә төзелеш зур темп белән алып барыла. Иң мөһиме, спортчылар уңайлы, яхшы шартларда шөгыльләнсеннәр өчен мөмкинлекләр булачак биредә. Аларга яшәү, ярышларга әзерләнү, стартны көтү өчен бөтен нәрсә уйланылган. Спортчыга чаңгыларын майлап-көйләп, шунда ук трассага чыгып шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Үзәктә спортчы-чаңгычылар ел әйләнә шөгыльләнсен диясе килә. Кыскасы, "Ялта-Зәй" бик яхшы чаңгы үзәге булачак, биредә теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны үткәрергә мөмкин.

- Елена Валерьевна, киләсе елда «Ялта-Зәй» чаңгы базасында нинди ярышлар үткәрү планлаштырыла?

- Чаңгы үзәге сезонны 8 гыйнварда яшүсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге буенча ярышлар белән башлый. Әлеге айда биредә яшүсмерләр һәм кызлар арасында Идел буе Федераль округы, "ТР кубогы"на ТР чемпионаты уздыру, февраль аенда исә Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә "Яшь динамочы" Бөтенроссия ярышлары уздыру планлаштырыла. Олимпиада барган көннәрдә "Ялта-Зәй"дә дә эре ярышлар узачак.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезне «Ялта-Зәй»дә узучы мәртәбәле ярышларда көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Татарстан чаңгычылары көчле»
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт