«Ялта-Зәй» чаңгы базасы ел әйләнә ярышлар уздыру, спортчыларны ярышка әзерләү, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әйләнде. Биредә республика һәм Россиякүләм чаңгы ярышлары уза. 2-5 февральдә яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Анда 14 республика һәм өлкәдән 200гә якын яшь чаңгычы катнашты. Көннәрнең салкын торуы да ярышларга комачауламады....
«Ялта-Зәй» чаңгы базасы ел әйләнә ярышлар уздыру, спортчыларны ярышка әзерләү, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әйләнде. Биредә республика һәм Россиякүләм чаңгы ярышлары уза.
2-5 февральдә яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Анда 14 республика һәм өлкәдән 200гә якын яшь чаңгычы катнашты. Көннәрнең салкын торуы да ярышларга комачауламады.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Татьяна Воропаева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, чаңгы спорты буенча ике мәртәбә Олимпия чемпионы Тамара Тихонова, эчке эшләр бүлеге башлыгы, "Мактаулы динамочы" Ринат Рәхмәтуллин катнашты. Алар яшь спортчыларны сәламләп, уңышлы стартлар теләде. Баш хөкемдар, ТР чаңгы ярышлары һәм биатлон спорты федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев ярыш тәртибе белән таныштырды.
Беренче көндә кызлар - биш, егетләр ун чакрым арага ирекле стильдә узышты. Әлеге төр узышта Удмуртия чаңгычыларына тиңнәр булмады. Алар "Ялта-Зәй" чаңгы базасында яшәү, ярышлар үткәрү өчен шартлар булуын, урынның матурлыгын ассызыкладылар. Татарстан командасы составында Зәй чаңгычылары Евгений Аделев, Диләрә Бариева, Регина Зиннурова чыгыш ясады. Аннан соңгы көннәрдә спортчылар классик стильдә һәм кыска узышта (спринт) көч сынашты. Өч көн барган узыш нәтиҗәләре буенча Удмуртия спортчылары җиңүче булды. Татарстан командасы - II, самаралылар III урында. Җиңүче командалар Россия беренчелегендә үзләрен сынаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев