21 сентябрьдә «Яшьлек» боз сараенда якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионаты һәм Олимпия уеннары чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры ачылды. Турнирда Россиянең дөнья күләмендә танылган "Ак барс", "Салават Юлаев", "Сибирь", "Авангард", "Трактор", "Динамо", "ЦСКА", "Белые медведи" хоккей клубларының 2001 елда туган яшүсмерләрдән төзелгән командаларын Евгений Давыдов үзе, район...
21 сентябрьдә «Яшьлек» боз сараенда якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионаты һәм Олимпия уеннары чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры ачылды.
Турнирда Россиянең дөнья күләмендә танылган "Ак барс", "Салават Юлаев", "Сибирь", "Авангард", "Трактор", "Динамо", "ЦСКА", "Белые медведи" хоккей клубларының 2001 елда туган яшүсмерләрдән төзелгән командаларын Евгений Давыдов үзе, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин сәламләде. Танылган командаларның яшь хоккейчыларын якыннан күрергә зәйлеләр дә килгән иде. Бигрәк тә хоккей белән «җенләнгән» малайлар булачак чемпионнарны тәэсир-ләнеп күзәтте. Ил күләмендә оештырылган турнирның нәкъ менә безнең шәһәрдән старт алуына барысы да шатланды.
- Континенталь хоккей лигасында уйнаучы командаларның кече төркемнәре безнең бозга килеп көч сынашу, беренчедән, горурлык уятса, икенчедән, үзебездә оешкан хоккейчылар мәктәбенә йөрүче яшүсмерләрләргә якыннан торып уен алымнарын күзәтү мөмкинлеге бирә, - диде "Яшьлек" боз сарае директоры Илфат Әшрәпов.
Чыннан да, Зәйнең "Яшьлек" хоккей командасы Чи-ләбенең "Трактор"ы белән иптәшләрчә матчта җитди уены белән сокландырды. Тренер Равил Хәсәншин шәкертләре көндәшләренә җиңелсә дә, күп кенә каршылыклы уен мизгелләре тудыра алды. Спорт мастеры Евгений Давыдов та матур уен алымнарын сокланып күзәтте.
- Мин үземнең туган җиремдә яшь хоккейчылар үсеп килүенә бик шатмын. Бу төр спорт белән шөгыльләнү өчен район җитәкчелегенең барлык шартларны тудыруы куанычлы. 5 яшькә кадәр генә биредә яшәсәм дә, минем исемгә турнир үткәрелүенә күңел сөенә. Алга таба да аның уңышлы дәвам итүенә тырышлык куярга әзермен, - диде ул.
Евгений Давыдов Чиләбедән, ГРЭСка эшкә килеп, Зәйдә төпләнгән яшь гаиләдә 1967 елда туа. Улларына биш яшь тулгач гаилә кире Чиләбегә күченеп китә. Нәкъ менә биредә ул җирле хоккей клубы "Трактор" да спортчы буларак тәрбияләнә. Аннан соң язмыш аны Мәскәүнең "ЦСКА" командасына китерә. Үзенең төп укытучысы дип ул "ЦСКА" тренеры Виктор Тихоновны атый. Шулай ук Швейцария, Франция, Швеция, Америка, Канадада аны яхшы беләләр. Әлеге илләрнең хоккей командаларында ул нәтиҗәле уен күрсәткән. Хәзер исә "СССРның хоккей легендасы" клубы составында ветераннар турнирларында катнаша. Евгений Давыдов Зәйгә инде икенче тапкыр кунак булып кайтты. Беренчесендә ул боз сараен ачу тантанасында катнашкан булса, хәзер исә нәкъ биредә үз исемендәге приз турнирын ачты. "Кайчандыр үткән юллардан озак еллардан соң тагын бер узу бик дулкынландыргыч мизгелләр кичерергә мәҗбүр итте. Мин Энергетиклар урамындагы үз йортыбызны таныдым хәтта, балачагыма әйләнеп кайткандай булдым", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Турнирны ачу тантанасында Роберт Халитов Евгений Давыдовка истәлекле бүләк тапшырды, танылган хоккейчы аны туган җир ядкаре итеп сакларга вәгъдә бирде һәм командаларның 22-25 сентябрьдә үтәчәк турнирда матур уен күрсәтүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев