Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Спорт

Тхэквондо буенча ачык турнир

16-18 декабрьдә Казан шәһәрендә тхэквондо буенча «Алтын очкын» ачык турниры узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчысы Таңсылу Шәфиева үз авырлык категориясендә бронза призеры булды.

Каратэ киокусинкай буенча бөтенроссия ярышлары
17 декабрьдә Казан шәһәрендә узды, анда Россиянең 25 төбәгеннән 470ләп спортчы катнашты. Зәй шәһәрен Татарстан җыелма командасы составында Алексей һәм Владимир Ревиннарның укучылары тәкъдим итте. Безнең спортчыларыбыз бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Үз категорияләрендә Амелия Камалиева, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов, Әмир Ишмөхәммәтов, Алибек Алиев, Алексей Комиссаров, Илья Подъячев, Илья Большеглазов җиңүчеләр булдылар. Көмеш медальләрне Кирилл Ларионов, Данил Соловьев яулады. Өченче урынны Эмир Терентьев алды. Шунысы куанычлы: Татарстан җыелма командасы исәбенә Зәй командасы иң саллы өлеш кертте, 16 алтын медальнең 8е безнең егетләр һәм кызлардан. 18 декабрьдә татамига 8-11 яшьлек яшь спортчылар чыкты. Безнең спортчыларыбыз ярышларның икенче көнендә дә уңышлы чыгыш ясадылар, бу яшь категориясендәге лидерлар
- Егор Ревин, Тимур Ишмөхәммәтов, Радаль Селиверстов үзләренең югары дәрәҗәдәге спортчылар икәнлекләрен расладылар. Кайбер яшь спортчылар өчен бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар спорт карьерасында беренче булды, шуңа да карамастан, балалар лаеклы рәвештә пьедесталга күтәрелә алдылар. II урынны Айрат Вәлишин, Элиза Агапова, Александр Тимофеев, Юстина Шәймәрданова яулады. Өченче урыннарны Умукурсум Ихинданова, Кирилл Тарасов, Ислам Зиннәтуллин, Даниэль Зиннәтуллин, Серафим Павлов яулады. 2022 елда мондый югары дәрәҗәдәге ярыш соңгысы булды.

Фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев