Күптән түгел баскетбол буенча укучылар арасында район ярышлары узды. Әлеге ярыш көзге каникулларда кустларда яшүсмерләр һәм кызлар арасында оештырылды. Шул рәвешле, дүрт кустта 12шәр малай һәм кыз көч сынашты. Малайлар командаларыннан - Кадер, Югары Шепкә, Ал. Бистәсе, Сәвәләй; кызлардан Кадер, Югары Шепкә, Яңа Спас, Чыбыклы командалары җиңүче булды. Бу командалар...
Күптән түгел баскетбол буенча укучылар арасында район ярышлары узды. Әлеге ярыш көзге каникулларда кустларда яшүсмерләр һәм кызлар арасында оештырылды. Шул рәвешле, дүрт кустта 12шәр малай һәм кыз көч сынашты. Малайлар командаларыннан - Кадер, Югары Шепкә, Ал. Бистәсе, Сәвәләй; кызлардан Кадер, Югары Шепкә, Яңа Спас, Чыбыклы командалары җиңүче булды. Бу командалар финал уеннарында көч сынашты. Финал уеннары киеренке барды: малайлар командалары арасында - Кадер, кызлар командаларыннан Чыбыклы командасына тиңнәр булмады. Малайлар командаларыннан Югары Шепкә - II, Ал. Бистәсе белән Сәвәләй - III урында. Кызлар командалары арасында Югары Шепкә белән Кадер II һәм III урыннарны бүлеште. Җиңүче командалар район данын киләсе елның февраль аенда мәктәп укучылары спартакиадасында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев