Сабантуйлар алдыннан район батырлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Аның чираттагысы - район тормышында якты эз калдырган, спортның милли төрләре буенча РСФСРның спорт остасы, татарча көрәш буенча берничә мәртәбә Татарстан чемпионы Исмәгыйль Баязитов. Исән булса, аңа быел 65 яшь тулган булыр иде. Районда мәрхүм спорт ветераннары хөрмәтенә турнирлар үткәрү традициягә керде....
Сабантуйлар алдыннан район батырлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Аның чираттагысы - район тормышында якты эз калдырган, спортның милли төрләре буенча РСФСРның спорт остасы, татарча көрәш буенча берничә мәртәбә Татарстан чемпионы Исмәгыйль Баязитов. Исән булса, аңа быел 65 яшь тулган булыр иде.
Районда мәрхүм спорт ветераннары хөрмәтенә турнирлар үткәрү традициягә керде. Исмәгыйль Баязитов истәлегенә көрәш ел саен ул укыткан, районда беренче көрәш түгәрәге эшли башлаган Югары Пәнәчедә уза. Ул авыл җирлеге, мәктәп коллективы, эшмәкәрләр булышлыгы белән үткәрелә. Аңа аның авылдашлары, чордашлары, гаиләсе, дуслары, милли көрәш белән кызыксынучылар җыела. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү кирәк шул.
Исмәгыйль Баязитов Түбән Пәнәчедә туа. Аның көрәшче булып танылуының үз тарихы бар. Көрәш мәйданына ул мәктәп тәмамлаган елда килә. Алар спорт ветераны Василий Николаев, мәгариф ветераны Шамил Шәвәлиев белән бер сыйныфта укыйлар. Шамил абый әйтүенчә, ул Бигеш мәктәбендә укыганда ук спортны ярата, аның спортны үз итүендә физкультура укытучысы Рәис Сәлимҗановның өлеше зур була. Тимер-томыр күтәреп, көчен арттыра, үзлегеннән көрәш алымнарына өйрәнә. Ә инде Алабуга дәүләт педагогика институтында укыганда җитди рәвештә көрәш белән мавыга башлый, Сабантуйларда батыр кала. Икенче курста укыганда үз үлчәү авырлыгында Алабуга Сабантуе батыры була. Ә 1967 елда инде якташ мәртәбәле ярышларда катнаша. Һәм көрәш мәйданында зур уңыш-казанышларга ирешә. Ул 1973, 1975, 1976, 1978 елларда Зәй Сабантуе баш батыры була. Алай гына да түгел, күрше шәһәрләрдә дә бил алыша.
Тормыш иптәше Земфира ханым белән бер группада укыйлар. Бер елны, бер көнне туганнар алар. Дуслыклары мәхәббәткә әйләнә. Соңгы курста Баязитовлар гаиләсе туа, бер елдан кызлары дөньяга килә. Алыпбатыр институтны тәмамлагач, Югары Пәнәче мәктәбенә физика-математика укытучысы булып кайта. Көрәшче канында көрәш кайный: ул әлеге фәннәрне укыту белән бергә көрәш түгәрәге дә алып бара. Моңа кадәр районның бер генә мәктәбендә дә андый түгәрәк эшләми. Әлеге түгәрәккә укучылар гына түгел, авыл яшьләре дә теләп йөри, күрше авыллардан килеп шөгыльләнүчеләр дә була. Үҗәт, максатына ирешүчән Исмәгыйль Ибраһимович укучыларына "хезмәт + спорт = сәламәтлек" формуласын төшендерергә тырыша. Иң элек аны сулдан уңга укыгыз, аннан формуланы кирегә уку җиңел була, ди педагог. Шул рәвешле, укучыларда фәненә, көрәшкә кызыксыну уята. Югары Пәнәче мәктәбе даны республикага таныла ул елларда. Моның нәтиҗәсе буларак, Пәнәче якларында көчле спортчылар, көрәшчеләр үсеп чыга. Исмәгыйль Ибраһимович үзе дә шөгыльләрен дәвам итә, мәртәбәле ярышларда катнаша. Иртәдән алып кичкә кадәр мәктәптән кайтып керми.
- Исмәгыйль белән яшәү миңа җиңел иде, һәр эшне сөйләшеп, киңәшләшеп хәл иттек, - ди Земфира ханым.
Аны югалтуны бик авыр кичерә ул: өч бала белән кала, кечесенә нибары 3 яшь тә 4 ай була. Хәзер инде балалары үскән (өлкән улы мәрхүм), оныклар үстерешә Земфира ханым. Кызы Резеда әтисе юлын сайлый: физкультура институтын тәмамлап, Сәвәләй мәктәбендә физкультура дәресләре алып бара. Резеданың кызы Юлия Белышева шахмат белән мавыга. Республикада узган Президент уеннарында шахмат буенча I урынны алган. Улы Искәндәрнең улы Данис татар гимназиясенә көрәш түгәрәгенә йөри. Теләге - бабасы кебек көрәшче булу. Кем белә, бәлки, Данис Баязитов дигән көрәшче үсеп чыгар... Иң мөһиме, бабасы шөгыле аның канында, җанында кайный. Бу - үзе зур нәрсә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев