Спорт

Урамнарны иңләп йөгердек

Узган шимбәдә ил күләмендә физик культура хәрәкәтен җәелдерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, «Милләтләр кроссы» акциясе оешкан төстә үтте. Камчаткадан алып Калиниградка кадәр Россиянең 80 төбәгендә үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем, нинди яшьтә булуына карамастан, йөгереш мәйданына чыкты. Безнең районнан акциядә 6 меңнән артык кеше катнашты. Сәламәт яшәү рәвешен хуплагандай,...

Узган шимбәдә ил күләмендә физик культура хәрәкәтен җәелдерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, «Милләтләр кроссы» акциясе оешкан төстә үтте. Камчаткадан алып Калиниградка кадәр Россиянең 80 төбәгендә үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем, нинди яшьтә булуына карамастан, йөгереш мәйданына чыкты. Безнең районнан акциядә 6 меңнән артык кеше катнашты.

Сәламәт яшәү рәвешен хуплагандай, ул көнне кояш та нурларын мул сипте. Иртән-иртүк район авыллары уртасындагы спорт мәйданчыклары, мәктәп стадионнары өлкәннәр, балалар тавышыннан гөр килеп торды. Төрле яшь категорияләре буенча старт алганнарны якыннары финишта дулкынланып көтеп алды. Шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен йөгереш мәктәп стадионнарында оештырылды. Мәсәлән, 4нче мәктәп спорт мәйданчыгында I-IV сыйныф укучылары, кызлар һәм малайлар төркемнәренә бүленеп, җитезлектә сынашты. Соңыннан алар барысы бергә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап асфальтка рәсем ясады.

"Милләтләр кроссы-2011"нең төп ярышлары "Энергетик" Мәдәният сарае каршыннан старт алды. Иртәнге сәгать 9дан ук җи-тәкчеләр, укучы, укытучылар, төрле оешма, предприятие хезмәткәрләре теркәлеп, бер саф булып тезелә тордылар. Матур көн, дәртле музыка һәркемнең күңелен күтәреп, җиңүгә дәртләндерде. ГРЭС, "Инвестстройсервис", шәһәр мәктәпләренең зур командаларын әллә кайдан күреп алырга мөмкин иде. Алар акциядә катнашу өчен махсус плакатлар, кепкалар әзерләп чыккан иде.

Рәт-рәт булып тезелеп баскан командаларны район башлыгы исеменнән шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин, район Советының аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов сәламләделәр. Марсель Хуҗин чыгышында Зәйнең республика күләмендәге спорт ярышларында алдынгы урыннарда баруын ассызыклады һәм тагын да активрак спорт белән шөгыльләнергә чакырды, сәламәт тәндә сәламәт акыл булуын онытмаска киңәш итте. Ул районда нәкъ менә җиңел атлетика буенча өметле яшьләр үсеп килүенә дә басым ясады, хәзерге вакытта шәһәрдәшебез Олег Селевановның Казанга Олимпия резервы мәктәбенә сайлап алынуы зур горурлык уята, диде.

Йөгерешнең баш хөкемдары, "Чаңгычы" спорт мәктәбе директоры Сергей Бушуев ярышлар тәртибе белән таныштырды, төрле категорияләр буенча 8 йөгерешкә старт биреләчәген әйтте. Маршрут "Энергетик" Мәдәният сарае яныннан башланып, Ленин, Комсомол, Энергетиклар урамнары буйлап билгеләнде.

Иң беренче VIP-йөгерешкә старт бирелде. Анда хатын-кызлардан - район Советының гомуми бүлек белгече Регина Шәйдуллина, ир-егетләрдән ГРЭСның бүлек башлыгы Валерий Акатьевка тиңнәр булмады. Мондый спорт акцияләрендә актив катнашучы Валерий Григорьевич яшь буынны физкультура белән ныклап шөгыльләнергә чакырды.

- Даими спорт белән шөгыльләнү, беренчедән, тәнне чыныктырса, икенчедән, оптимистик рухта яшәргә, күңел төшенкелегенә бирешмәскә ярдәм итә. Без кызым Юлия белән аның кечкенә чагыннан ук бергәләп чаңгыда йөрергә күнектек. Хәзер Юлия - республикада иң яхшы 20 чаңгычы исемлегендә. Мин аның белән горурланам, гомумән, яшь буын өчен спорт белән шөгыльләнү кирәк дип исәплим, - диде ул.

23-43 яшькәчә йөгерешчеләр арасында алдынгы урыннарны Илзирә Никандрова (ГРЭС), Рөстәм Сибгатулин алды. 44-52 яшьлекләрдән Фәния Гыйльманова (политехник колледж), Анатолий Гущинга тиңнәр булмады. Әлеге категориядә икенче урын алган Николай Захаров "Милләтләр кроссы"нда инде 2004 елдан актив катнашуы һәм һәрчак призлы урыннар алуы белән уртаклашты. Спортны якын иткәнгәдер инде, үземне гел 20дә хис итәм, дип елмайды ул.

IX-XI сыйныф һәм политехник колледж укучылары арасында призлы урыннар өчен көрәш аеруча кискен барды. Егет-кызларның билгеләнгән маршрутта әле берсе, әле икенчесе алга чыга торды. Шулай да финиш сызыгын Камилла Сафина (3нче мәктәп), Дмитрий Лисов (4нче мәктәп) беренче булып үтте. IV-V һәм VI- VIII сыйныф укучылары арасында Юлиана Лопатина (7нче мәктәп), Артем Куркин (2нче мәктәп), Елизавета Токмашева (4нче мәктәп), Илнур Ахунҗанов (Югары Шепкә) алдынгы булдылар. Илнур авыл мәктәбендә үз сыйныфташлары арасында һәрчак беренче урынны алып килә, бүген ул үз көчен шәһәрнекеләр белән дә сынап карарга теләгән. Нәтиҗә сокландыргыч. Физкультурага зур игътибар бирү шундый нәтиҗә бирә ул, дип мактады үзен йөгерешнең баш хөкемдары.

53 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасындагы ярышта беренчелек Тамара Суркина ("Инвестстройсервис") һәм Борис Ивановта ("КАМАЗавтотехника") булды. Әлеге узышта 60, 65, 75 яшьлекләрнең дә катнашуын исәпкә алсак, бу өлкәннәрнең уртак җиңүе дип әйтергә була. Чөнки йөгерешкә чыккан һәр өлкән кешенең стартка басуы гына да үсеп килүче буынга үрнәк булып тора.

Кросста иң дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итүчеләр, мөгаен, гаилә стартына чыгучылар булгандыр. Балаларын җитәкләп тә, кечкенәләрен муенга атландырып та йөгерде әти-әниләр. Беренче урынга - Никандровлар, икенчегә - Рязановлар, өченчегә Рыбаковлар лаек булды. Соңгылары Оксана һәм Игорь башлангыч сыйныфта укучы уллары Романны җитәкләп, бер яшь тә ике айлык Екатеринаны күтәреп йөгерделәр. Шат елмаешып финишка килүләренә карасаң, аларны йөгерешкә чыккан дип тә уйламыйсың. Бала күтәргән килеш йөгереп тә бер дә хәлегез беткәнгә ошап тормый, дип сорыйм үзләреннән.

- Без гаиләбез белән спортны яратабыз, балаларыбызның да чыныгып үсүен телибез. Йөгерү, чаңгыда йөрү, бассейнда йөзү атналык расписаниегә кертелгән. Шуңа күрә ярышларда да үзебезне җиңел хис итәбез, - диләр Рыбаковлар.

Йөгерешчеләрне тәбрикләгән арада "Энергетик" Мәдәният сараеның сәнгать осталары матур концерт программасы күр-сәтте. Кыскасы, "Милләтләр кроссы" чын бәйрәм төсен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Урамнарны иңләп йөгердек
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт