Узган ялда Яңа шәһәр урман буенда чаңгы ярышлары узды. Анда район-шәһәрдән 350гә якын кеше катнашты. Чаңгы спорты елдан-ел популярлаша. Район беренчелегендә район Советы, башкарма комитет, ГРЭС, "Инвестстройсервис" АҖ, "ТЕХНО", җылылык челтәрләре предприятиесе, "ТатТелеКом" хезмәткәрләре, политехник колледж студентлары, шәһәрнең барлык мәктәпләре катнашты. Аннан авыл җирлекләре дә читтә калмады: Ал. Бистәсе, Урсай,...
Узган ялда Яңа шәһәр урман буенда чаңгы ярышлары узды. Анда район-шәһәрдән 350гә якын кеше катнашты.
Чаңгы спорты елдан-ел популярлаша. Район беренчелегендә район Советы, башкарма комитет, ГРЭС, "Инвестстройсервис" АҖ, "ТЕХНО", җылылык челтәрләре предприятиесе, "ТатТелеКом" хезмәткәрләре, политехник колледж студентлары, шәһәрнең барлык мәктәпләре катнашты. Аннан авыл җирлекләре дә читтә калмады: Ал. Бистәсе, Урсай, Бохарай, Маврин, Чыбыклы, Сармашбаш, Югары Мәлем, Баграж, Якты Күл, Сәвәләй авыл җирлекләре ярышка үз командалары белән килде.
Ярышларны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин ачып, чаңгычыларны сәламләде, аларга уңышлы стартлар теләде. Иң беренче булып ветераннар старт алды. Югары Шепкәдән мәгариф ветераны Икълимә Хуҗина ярышка быел да килде. Аңа - 91 яшь. Аягымда йөргәндә ярыштан читтә каласым килми, ди ул. Анатолий Юров та бәйрәмдәй күңелле ярышта ничек катнашмый каласың, ди. Яшь буынга менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк.
Ветераннардан соң трассага укучылар, аннан оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре чаңгычылары чыкты. Финишка беренче килүчеләрне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Урман буе шаулап торды, һәркемдә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге иде.
Ветераннар арасында ир-атлардан Константин Никитин, хатын-кызлардан Надежда Шилмовага тиңнәр булмады.
Укучылар арасында үз яшьләрендә Артур Хәйруллин, Юлия Лопатина, Дмитрий Антипов, Юлия Акатьева финишка беренче булып килде.
Предприятие-оешмалар арасында ярыш киеренке барды. Ир-атлардан - Марат Галимов, хатын-кызлардан Фәния Гыйльмановага тиңнәр булмады.
Авыл җирлекләре арасында барган узышта Рамил Галимов белән Светлана Сомова җиңүче булды.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Икълимә Хуҗина белән Анатолий Юров активлыклары өчен махсус бүләккә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев