Радик Сәлахов - кечкенәдән авыл Сабантуйларында көрәшеп үскән егет. Ул үзен белә башлаганнан бирле көрәшкә тартыла. Әтисе Сирень дә авылда көрәшче буларак билгеле. Улында да көрәшкә мәхәббәтне ул тәрбияли. Кыскасы, Радик әтисе кулы астында шөгыльләнеп, район, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясап килә. Ул билбау көрәше белән дә шөгыльләнә. Милли көрәш...
Радик Сәлахов - кечкенәдән авыл Сабантуйларында көрәшеп үскән егет. Ул үзен белә башлаганнан бирле көрәшкә тартыла. Әтисе Сирень дә авылда көрәшче буларак билгеле. Улында да көрәшкә мәхәббәтне ул тәрбияли. Кыскасы, Радик әтисе кулы астында шөгыльләнеп, район, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясап килә. Ул билбау көрәше белән дә шөгыльләнә. Милли көрәш белән билбау көрәше бер-берсенә комачауламый, киресенчә, тулыландыра гына. Көрәшче булу, әлбәттә, җиңел түгел. Моның өчен форманы, авырлыкны саклау зарур.
Узган 2011 ел 17 яшьлек егеткә көрәш мәйданы аеруча зур уңышлар китерде. Мамадышта билбау көрәше буенча яшүсмерләр арасында узган Татарстан, көрәшнең әлеге төре буенча Саратовта, башкалабыз Казанда милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында узган республика беренчелекләрендә җиңүче булды ул. Гомумән, ел аңа берсе артыннан берсе уңышлар алып килә. Радик Зәй буенча билбау көрәше буенча узган ТР Чемпионатында, Самара Сабантуенда призлы урыннар алды, район Сабантуе батыры булып танылды. Элек-электән халык Сабантуе батырлары белән горурланган, аларга сокланып караган. Радик кебек пәһлеваннарга сокланырлык та шул. Сармашбаш көрәшчеләр авылы исемен сакларга тырыша ул. Ел ахыры да аңа зур казанышлар китерә. Әстерханга яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегенә чакыру ала ул. Гади авыл малае бөтен кыйтга көрәшчеләре белән бил алышсын әле?! Әлеге мәртәбәле көрәштә ул II урын алды. Пъедесталга күтәрелгәч, күзләре яшьләнгәнне яшерми ул. Декабрь аенда Радик үзен Уфа шәһәрендә милли көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионатында сынады: Татарстан командасы составында уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыгында ул чемпион калды.
2011 ел герое булды Радик. Егет үзенең нәтиҗәләреннән бик канәгать.
- Ир-егет өчен бик кирәкле шөгыль ул көрәш, тормышта югалып калмаска, холыкны чыныктырырга ярдәм итә, - ди ул. Радик хәзер армия хезмәтендә, Йошкар-Олада хезмәт итә.
Ул әле күп кенә Сабантуйларда, чемпионатларда батыр калып, яңа уңышлары белән сөендерер безне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев