Спорт

Уйнап та куйдылар волейболны

Татарстанда волейбол белән шөгыльләнүчеләр саны арта, бу - әлеге спорт төренә игътибар арту дигән сүз. Гомумән, Казанны волейбол башкаласы дип атарга була: "Динамо-Казан" хатын-кызлар, "Зенит-Казан" ир-егетләр командаларына соңгы елларда илдә тиңнәр юк. Районда да волейбол спорты үсештә. Шәһәрдә зурлар волейбол командасы бар. "Чаңгычы" спорт мәктәбендә укучылар бу спорт төре белән...

Татарстанда волейбол белән шөгыльләнүчеләр саны арта, бу - әлеге спорт төренә игътибар арту дигән сүз. Гомумән, Казанны волейбол башкаласы дип атарга була: "Динамо-Казан" хатын-кызлар, "Зенит-Казан" ир-егетләр командаларына соңгы елларда илдә тиңнәр юк.

Районда да волейбол спорты үсештә. Шәһәрдә зурлар волейбол командасы бар. "Чаңгычы" спорт мәктәбендә укучылар бу спорт төре белән шөгыльләнә. Барлык авыл җирлекләрендә волейбол мәйданчыклары булдырылды. Кадер җирлеге башлыгы Римма Зайцева әйтүенчә, җирлеккә караган өч - Кадер, Туңылҗа, Әхмәт авылларында да шундый мәйданчык бар. Җирлек волейболчылары "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында волейбол буенча да көч сынаша.

Спартакиада кысаларында волейбол буенча район беренчелеге уздырылды. Аларда Бохарай, Сармашбаш, Югары Мәлем, Ал. Бистәсе, Югары Пәнәче, Бигеш, Сәвәләй, Кадер, Чыбыклы, Якты Күл авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Ярышлар зоналар буенча оештырылып, аларда җиңүче Сәвәләй, Чыбыклы, Югары Пәнәче, Бигеш, Бохарай, Сармашбаш командалары "Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында финал ярышларында үзләрен сынады. Финал ярышлары көне буе барды. Аның нәтиҗәләре буенча Бохарай командасы җиңүче булды. Сәвәләй командасы -II, Югары Пәнәче -III, сармашбашлылар IV урында. Узган ел исә Сәвәләй командасы жиңүче иде. Командаларга спорт идарәсе Мактау грамоталары, медальләр, волейбол туплары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уйнап та куйдылар волейболны
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт